Татарстан биючеләрен «Арт-Компас. ONLINE» Бөтенроссия хореография сәнгате конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Фестиваль һәм конкурсларда катнашу өчен сәфәрләрен кичектерергә туры килгән коллективларның хәзер  үз эшчәнлекләренә профессиональ бәяне дистанцион рәвештә алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бию буенча «Арт-Компас» гид басмасы читтән торып хореография конкурсын үткәрә. Анда катнашу өчен профессиональ, үзешчән һәм һәвәскәр ансамбльләр чакырыла.

Конкурс бернинди оештыру яки башка төрле кертемнәрне күздә тотмый һәм түләүсез.

Катнашу өчен билгеләнгән форма буенча гариза тутырырга, аңа конкурс чыгышының видео язмасын  беркетергә; оештыручының online@art-kompas.ru электрон почтасына 2020 елның 31 маена кадәр гариза җибәрергә кирәк.

Сайлап алу нәтиҗәләре 2020 елның 1 июленә кадәр билгеле булачак. Һәр катнашучы чыгышка  бәя белән электрон диплом алачак.

Конкурс эшләренә таләпләр турында тулырак мәгълүмат проектның рәсми сайтында урнаштырылган Нигезләмәдә күрсәтелгән. Өстәмә сорауларны шулай ук (953) 159-07-19 телефоны һәм online@art-kompas.ru электрон почтасы аша да бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International