ТР муниципаль берәмлекләренең клуб-ял итү учреждениеләре 4 майдан 10 майга кадәр 300дән артык онлайн-чара үткәрәчәк

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Онлайн чараларның күбесе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Мәдәният учреждениеләре белгечләре социаль челтәрләрдә («ВКонтакте», «Instagram», «Одноклассники») сугыш ветераннары турында видеоязмалар, презентацияләр урнаштыра, тематик мастер-класслар үткәрә, балалар рәсемнәре конкурслары оештыра, шигырьләр укый, муниципалитет исеменнән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр өләшә.

Муниципаль берәмлекләрдәге барлык мәдәният учреждениеләре дә «Үлемсез полк» бөтенроссия онлайн - акциясенә кушылды. Шәһәр, районнар, авылларда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә #БессмертныйполкОнлайн хештегы астында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен һәм биографияләрен урнаштыра.

Җиңүнең 75 еллыгына күпсанлы онлайн-конкурслар һәм фестивальләр оештырылган. Әйтик, Аксубай районында икенче ел рәттән «Поет мне в землянке гармонь» зона фестиваль-конкурсы үткәрелә. Ул чын мәгънәсендә  халык инструменталь музыкасы бәйрәменә әйләнгән, оештыручыларны һәм анда катнашучыларны уртак фикер  – Бөек Ватан сугышы геройларын искә алуга үз өлешеңне кертү берләштерә. Быел иҗади марафон беренче тапкыр онлайн режимда үткәрелә.

Саба районында «Җиңү яулыгы» район конкурсы уза. Чараның максаты – армиягә озатканда яулык бүләк итү традициясен яңарту. Конкурс кысаларында онлайн режимда истәлекле бүләк чигү буенча 18 осталык дәресе  оештырылган. Хәзерге вакытта конкурсның оештыру комитетына 163 яулык тапшырылган. Алар барысы да егетләрне армиягә озату тантанасында тапшырылачак.

Әгерҗе районы халкы да юбилей акцияләрендә актив катнаша: #75произведенийовойне (шигырь укучылар конкурсы), #75слов_о_победе, #Читаем_детям_о_войне,  #Рисуемпобеду,  #У_войны_не_женское_лицо һ. б.

Шәһәр һәм район мәдәният йортлары эшенең тулы программасы белән танышу  һәм булачак вакыйгаларның адресларын  белү өчен  сылтама:

/file/mincult/File/Онлайн - афиша с 4 по 10 мая.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International