Олыяз һәм Усали авылларында яшәүчеләр парламентарийлардан «Тальян» милли музыка уен коралын бүләк итүләрен сораган иделәр.
Шулай итеп, Мамадыш районының Олыяз һәм Усали авыл җирлекләре мәдәният йортлары фондлары тальяннар белән тулыланды. Узган елның җәендә Мамадыш районында, бөтен республикадагы кебек үк, «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләде. Әлеге проектның максаты - төрле социаль-икътисади проблемаларны хәл итү өчен республика гражданнарының наказларын һәм теләкләрен җыю иде.
Олыяз һәм Усали авылларында яшәүчеләр парламентарийлардан «Тальян» милли музыка уен коралын бүләк итүләрен сораган иделәр. Олыязда мондый уен кораллары булмаган, Усалида ул нык тузган иде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев авыл халкының үтенечен кабул итте һәм аны ТР мәдәният министры Ирада Әюповага җиткерде.
Нәтиҗәдә, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хаев һәм Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов көтеп алынган инструментларны алды. Җитәкчеләр Марат Галиевка һәм Ирада Әюповага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Үткәрелә торган барлык чараларда да хәзер тальян көйләре яңгыраячак», — дип билгеләп үтте Альмир Зыятдинов.