Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантларына конкурс игълан ителде

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2020 елның 1-10 июнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга гаризалар кабул ителә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 14 маеннан «Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын гамәлгә кую турында» 181 нче номерлы карары нигезендә үткәрелә.

Анда катнашу өчен гамәлгә куючылары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары булган муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.

Гариза документлары электрон рәвештә (pdf  форматта) агымдагы елның 1-10 июнь көннәрендә түбәндәге электрон почта адресы буенча кабул ителәчәк: irtimkrt@mail.ru

Элемтә өчен телефон: (843) 264-75-14.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://mincult.tatarstan.ru/rus/grant_govrt_munisipal.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International