Камал театры спектакльләренең видеоязмаларын 90 меңнән артык кеше караган

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

23 март көнне Камал театры үзенең ютуб-каналында татар театры тарихындагы иң уңышлы спектакльләрнең видеоязмаларын элде. Берничә көннән исемлеккә тагын 5 спектакль өстәлде. Театр сөючеләр архивтагы легендар спектакльләрне бушка карау бәхетенә иреште.

Бер атна эчендә әлеге спектакльләрне 90 000 артык кеше карады. Чагыштыру өчен - театрның ютуб-каналында бер ел эчендә караулар саны якынча шулкадәр үк була иде! «Әлдермештән Әлмәндәр», «Мулла», «Йөзек кашы» кебек иң  популяр спектакльләрнең  һәркайсын 14 меңнән артык кеше караган. Театрның ютуб-каналына язылучылар саны 5 тапкырга арткан һәм 5 мең кешегә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International