Яңа коронавирус инфекциясенең (2019 – nCoV) алга таба таралуына юл куймау буенча күрелгән чараларга бәйле рәвештә, кабул итү сәгатьләрендә булган үзгәрешләр турында хәбәр итәбез.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында гражданнарны кабул итү дистанцион формада: видеоконференция режимында, ZOOM онлайн-платформасы аша үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә уза. Видеоконференция режимында булачак чарага язылу өчен (843) 264-75-06 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Сервис белән эшләү өчен инструкциягә сылтама: Как-войти-в-конференцию
Өстәмә рәвештә исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы адресына язма мөрәҗәгатьләрне, элеккечә үк, mkrt@tatar.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә, шулай ук почта элемтәсе һәм интернет-кабул итү аша юлларга мөмкин.