Камал театры спектакльләренең алтын коллекциясен карау мөмкинлеге бирә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Камал театры онлайн-тапшырулар форматына күчте һәм үз спектакльләрен дистанцион күрсәтә. Шулай итеп, иң күренекле татар спектакльләрен театрның рәсми ютуб-каналында карарга була. Легендар архив спектакльләренең видеоязмаларына бушлай керү мөмкинлеге бар.

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР / СТАРИК ИЗ ДЕРЕВНИ АЛЬДЕРМЕШ 1976 ел

АХЫРЗАМАН / ПЛАХА 1987 ел

КАРА ЧИКМӘН / ЧЕРНАЯ БУРКА 2002 ел

ҮЛЕП ЯРАТТЫ / ЛЮБОВЬ БЕССМЕРТНАЯ 2011 ел

ЙӨЗЕК КАШЫ / ПЕРСТЕНЬ 2011 год

МУЛЛА 2012 ел

ГАЛИЯБАНУ 2015 ел

Видео-коллекция даими рәвештә тулыландырыла, учреждение сайтындагы һәм социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп торыгыз.

Моннан тыш, 1 апрельдә спектакльләрнең агымдагы репертуарында булган онлайн-трансляцияләре старт алачак. Сез күрергә теләгән спектакльләр өчен тавыш бирү театрның рәсми сайтында үткәрелә: kamalteatr.ru

 

Белешмә өчен:
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, 2018 елдан башлап, спектакльләр һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү юнәлешен үстерә. Ике ел дәвамында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән  берлектә,   YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләнде.  Аларны бөтен дөнья буенча 40 меңнән артык тамашачы карады.  2019 елның 4 октябрендә 114 сезон ачылуы ютубта онлайн күрсәтелде, аны 30 мең тамашачы карады. Туры эфир барышында Франция, Германия, Төркия һәм башка илләрдәге Татар диаспоралары элемтәгә чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән субсидияләр ярдәмендә онлайн-трансляция өчен театрга тиешле җайланмалар алынды. 2020 елның февралендә театр Чаллы һәм Азнакай кинотеатрларында "Сүнгән йолдызлар", "Мәңгелек буран", "Сөясеңме, сөймисеңме" спектакльләрен онлайн күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International