Алабуга музейлары буйлап виртуаль сәяхәт

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үз музейлары буенча видеоэкскурсияләр сериясен әзерләде.

Аларны виртуаль рәвештә телефон яки компьютердан Youtube сайтында музей-тыюлык каналына кереп карап  була. Каналда инде В.М.Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее, И.И.Шишкин музей-йорты, М.И.Цветаеваның Әдәби музееннан роликлар карарга була, биредә Заманча  этносәнгать музее һәм Күргәзмә залы күргәзмәләре буенча экскурсияләр үткәрелә.

Тиздән Н.А.Дурова музей-утары, Шәһәр тарихы музее, Хәтер музее һәм Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе буенча онлайн-сәяхәтләр барлыкка киләчәк.

Сылтамалар:

В. М. Бехтерев исемендәге  Өяз медицинасы музее https://www.youtube.com/watch?v=FqO74K0JtTI&t=10s

И. И.Шишкин музей-йорты https://www.youtube.com/watch?v=zIWQtHhQilk&t=3s

Күргәзмәләр залы

https://www.youtube.com/watch?v=pK17-IvEJ5A&t=354s

Заманча  этносәнгать музее https://www.youtube.com/watch?v=yD2b9pxYnSM

М.И.Цветаеваның әдәби музее https://www.youtube.com/watch?v=ba7POX7cTlg&t=4s

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, мәдәният учреждениеләренең  эше туктатылды, барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды.

Мәдәният учреждениеләре онлайн режимда эшләүне дәвам итә. Көн саен татарстанлыларга төрле юнәлешләр буенча бөтен гаилә өчен кызыклы программалар тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International