Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

2020 елның 27 марты, җомга

2020 елның 27 мартында, озак авырудан соң, 72нче яшендә халык шагыйре һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы вафат булды.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Роберт Миңнуллинның үлеменә бәйле кайгы уртаклашты. «Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә», — диелә кайгынамәдә.

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Шәммәт авылында туа.

Үзенең беренче лирик шигырьләрен үсмер чакта ук бастырып чыгара, һәм аларны күренекле шагыйрьләр Х.Туфан, С. Хәким, Ш. Галиев һәм И.Юзеев югары бәяли.

1973 елда «филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. 1983-1986 елларда Татарстан телевидениесенең, 1986-1995 елларда «Яшь ленинчы» газетасының («Сабантуй») баш мөхәррире була.

Роберт Миңнуллин, барыннан да элек, каләм остасы буларак билгеле, ул - бөтен дөнья буенча  миллионлаган укучы мәхәббәтен яулаган кеше. Кабатланмас шигъри иҗаты  белән  дан һәм халык мәхәббәте казана. Республикада һәм аннан читтә Р.Миңнуллинны күп кенә популяр җыр текстлары авторы, шулай ук искиткеч балалар язучысы буларак та беләләр. Роберт Миңнуллин татар балалар әдәбиятын яңа образлар белән баета. Ул яшь буынны тәрбияләү һәм милли мәдәниятне үстерү эшенә зур өлеш кертә.

Роберт Миңнуллин — мең еллык татар әдәбиятының һәм халык авыз иҗатының матур традицияләрен дәвам итүче халык шагыйре. Укучыларын якты образлар белән җәлеп итүче шигырьләре инглиз, француз, поляк, төрек, украина, белорус, каракалпак һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Роберт Миңнуллин күпсанлы әсәрләр язган, татар, рус һәм башкорт телендә 34 китап чыгарган. Шагыйрьнең иң танылган җыентыклары: «Бәхетле булыгыз» («Будьте счастливы»), «Мәңгелек сәфәр» («Вечная дорога»), «Глядит в окошко человек», «Дөньядагы иң зур алма» («Самое большое яблоко»), «Талбишек» («Колыбель»). 

Роберт Миңнуллин телетапшырулар алып баручысы буларак та билгеле. Ул республиканың мәдәни тормышына багышланган «Шигъри тәлгәшләр», «Көзге», «Ихлас», «Китап» тапшырулары авторы һәм оештыручысы.

Роберт Мөгаллим улы зур иҗтимагый эшчәнлек алып бара: ул ТАССР Югары Советы депутаты иде, берничә тапкыр ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясен җитәкли, 2000-2004 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 2004-2009 елларда Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе була.

Роберт Миңнуллинның югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм намуслы хезмәте күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасының халык шагыйре», «Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты бар.

Роберт Миңнуллин  һәрвакыт зур җаваплылык хисе, үз эшенә бирелгәнлек, тырышлык  һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәте белән аерылып торды. Күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, искиткеч кеше Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Некрологка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов имзалаган.

Шагыйрь белән хушлашу 28 мартта 9.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International