Татарстан Республикасында гамәлгә кертелгән махсус режимга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театраль премиясен тапшыру тантанасы тарихында беренче тапкыр тамашачыларсыз һәм онлайн режимда узачак.
Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр иртәгә, Халыкара театр көнендә, Камал театрының Зур сәхнәсендә игълан ителәчәк. Турыдан-туры трансляция учреждениенең ютуб-каналында алып барылачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, 16 март көнне М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») – 2020 театраль премиясен бирү комиссиясе утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча премиянең номинантлары билгеләнде: https://stdtatar.ru/2020/03/opredeleny-nominanty-teatralnoj-premii-tantana-2020/