Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тамашачыларны һәрвакыттагыча югары сәнгать белән хозурланырга чакыра һәм концертларның архив видеоязмаларын, үз коллективларының чыгышларын турыдан-туры карау мөмкинлеген тәкъдим итә. Чараларны Татар дәүләт филармониясе рәсми сайтының «Виртуаль концерт залы» бүлегендә https://tatfil.ru/about/vkz/ адресы буенча табып була. Карау теләсә кайсы интернет-браузер аша чикләүләрсез оештырыла. Махсус теркәлү таләп ителми, пауза, тавышны көйләү, тулы экранлы режим, фрагмент сайлау кебек мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Язмалар 1 тәүлеккә урнаштырыла. Трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.
Татар дәүләт филармониясе архивында сакланучы видеоязмаларны күрсәтү графигы:
27.03.2020 Төрки телле илләрнең сәнгать осталары концерты. «Филармониада» Халыкара фестивале (13.12.2014)
30.03.2020 ТР Халык уен кораллары оркестры концерты. Солист - СССРның халык артисты Иосиф Кобзон. «Филармониада» халыкара сәнгать фестивале. (2011 ел)
31.03.2020 ТР Халык уен кораллары оркестры концерты. Солист - Владислав Косарев. (2014 ел)
01.04.2020 СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт. «Филармониада» Халыкара фестивале (2011 ел)
02.04.2020 / ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең балалар өчен концерты (2015 ел )
03.04.2020 «Джазлы Казан» фестивале (09.10.2014)
05.04.2020 ТР Халык уен кораллары оркестры концерты. СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның 75-яшьлегенә багышлана (01.10.2017)
07.04.2020 ТР Халык уен кораллары оркестры концерты. Солист - Ришар Гальяно.
10.04.2020 Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның юбилей концерты (25.04.2015)
11.04.2020 ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең «Гәрәбә» программасы (06.11.2016)
13.04.2020 Сергей Есенинга багышланган әдәби-музыкаль спектакль. (18.11.2017)
15.04.2020 «Шагыйрьләр балы» (Михаил Лермонтов). (09.10.2016)
Турыдан-туры трансляция:
09.04.2020 ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты.
Элегрәк игълан ителгән Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры концерты (31.03.2020) һәм музыкаль-әдәби лекторий (02.04.2020) трансляцияләре башка вакытка күчерелә.