27 мартта Бах фестиваленең икенче концертын онлайн карарга мөмкин булачак

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сайтында трансляцияләнәчәк. Башлана 16:00 сәгатьтә.

 «Иоганн Себастьян Бах» Халыкара фестивале традицион рәвештә март аенда үткәрелә һәм ул дөньяда иң танылган композиторларның Туган көненә багышлана. Быел музыка дөньясы музыка сәнгатенең чын символына әверелгән барокко чоры остасы һәм искиткеч импровизаторның 335 еллыгын билгеләп үтә.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль 9 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында соло органы өчен әсәрләрдән төзелгән тантаналы программа белән ачылды. Казанлылар алдында Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин һәм Казан консерваториясенең Камера оркестры чыгыш ясады. Дирижер пультында немец дирижеры Лео Кремер булды, аның белән югары уку йортының иҗат коллективлары 30 елдан артык эшли. Икенче көнне, 10 мартта, әлеге программа Россиянең төп концерт сәхнәләренең берсендә – Мәскәү консерваториясенең Зур залында, Мәскәү консерваториясенең орган абонементы кысаларында тәкъдим ителде.

         Бу җомгада С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Бах фестиваленең икенче концерты була. Артистлар буш залда чыгыш ясаячак, тамашачылар музыкантларның чыгышын онлайн режимда С.Сәйдәшев исемендәге концерт залының сайтында карый алачак: http://gbkz-rt.ru/. Моның өчен 27 мартта Мәскәү вакыты белән 16.00 сәгатьтә трансляциягә тоташырга кирәк.

 Концерт программасы тулысынча бөек композитор әсәрләреннән тора. Анда Казан консерваториясенең орган, клавесин һәм арфа кафедрасы педагоглары: Рубин Абдуллин, Елена Бурундуковская, Людмила Камелина, Вероника Лобарева, Илсөяр Сөләйманова, Карина Горбанова, Фәридә Нуруллоева чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International