Татарстан укучыларының рәсемнәре Җиңү көненә открыткаларга әйләнә ала

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Галамозаик» иҗат остаханәсе, «Рус сәнгатенә ярдәм итү» фонды төбәк иҗтимагый оешмасы   белән берлектә, «Җиңүнең 75 еллыгы» дип исемләнгән балалар рәсем сәнгате конкурсы үткәрә. Җиңүчеләрнең эшләре Мәскәүдә оештырылган күргәзмәләрдә күрсәтелә, шулай ук открыткаларда бастырылып  ветераннарга бүләк ителәчәк.

Гаризалар 14 мартка кадәр кабул ителә. Иҗади ярышның жюри составына танылган рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм мәдәният эшлеклеләре кергән. Нәтиҗәләр 27 апрельдә ясала һәм www.pomnipobedu.ru сайтында  басылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен Мәскәүгә чакыралар, чара Россия Сәнгать академиясе залларының берсендә 14 майда узачак.

Конкурста Россиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Татарстаннан, 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Алар үз эшләрен ике номинациядә тәкъдим итә ала - «Открытка» һәм «Плакат». Конкурс турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://pomnipobedu.ru/

Элемтә өчен: 119049, ул. Крымский Вал,  8, корп. 2.

pomnipobedu@yandex.ru

+7 (499) 238-21-00

+7 (916) 058-70-77

+7 (965) 100-78-90

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International