17 мартта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү турында» боерыкка кул куйды. Документ ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләре эшенә кайбер чикләүләр кертә.
Аерым алганда, музейларга һәм музей-тыюлыкларга, театрларга һәм башкарма сәнгатьнең башка оешмаларына, шулай ук фильмнар күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмаларга керү туктатылып тора.
Китапханә җитәкчеләренә - укучыларга мәгълүмати ресурслардан читтән торып файдалу өчен шартлар тудыру, ә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы учреждениеләргә - укыту процессын дистанцион мәгълүмати технологияләр кулланып оештыру күрсәтмәсе бирелде.
Моннан тыш, боерык нигезендә иҗат коллективларының һәм аерым башкаручыларның Россия төбәкләренә һәм чит илләргә барулары, чит ил делегацияләрен кабул итү, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә моңа кадәр планлаштырылган халыкара чаралар, шул исәптән халыкара фестивальләр, күргәзмәләр, форумнар һ. б. ларны уздыру чикләнә.
Документ нигезендә, әлеге чаралар 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Шәхси-коммерция секторы оешмаларына да шундый эчтәлектәге тәкъдимнәр җибәрелде.