«Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ярдәме белән Белем бирү проектларына ярдәм фонды  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсын үткәрә.

Конкурста катнашу өчен гомуми белем бирү оешмалары укучылары (1-11 сыйныфлар), урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары, яшь белгечләр чакырыла.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:

• «Без бердәм булганда көчле» һәм «Геройлар янәшәдә» темалары буенча эссе (11- 35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Тынычлык өчен рәхмәт» һәм «Хәрби вакыйгалар эзләреннән» темаларына рәсемнәр (7-14 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Җиңүчеләр йөзләре» һәм «Яшь буын өчен Бөек Җиңү турында хикәя» темалары буенча видеоролик (15-35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Буыннар бәйләнеше өзелмәс» һәм «Мәңгелек дан» темаларына шигъри әсәрләр (7-35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Россия тарихының батырлык битләре» һәм «Минем гаиләм язмышында сугыш» темалары буенча тикшеренү эше (11- 35 яшьлек катнашучылар өчен).

Иң яхшы эшләрнең авторлары Мәскәүгә чакырылачак, анда 2020 елның 7-9 маенда конкурсның финалы узачак. Конкурс этаплары турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу өчен гариза формасы сайтта: http://my-history.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International