Бүген «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Ольга Затеева коллекциясеннән XVI-XX гасырлар Көнбатыш Европа сәнгате күргәзмәсе ачыла

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 13 мартында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясында (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3нче подъезд) Ольга Затеева коллекциясеннән XVI-XX гасырлар Көнбатыш Европа сәнгате күргәзмәсен ачу була.

Бөтендөнья сәнгате символик әһәмияткә ия булган аллегорик сюжетлар белән сугарылган. Аларны белү һәм аңлау күзаллауны киңәйтә һәм сәнгать әсәре бөтенләй башкача кабул ителә. «Яз. Җәй. Көз. Кыш. Көнбатыш Европа сәнгатендә аллегорияләр»  күргәзмәсе Ольга Затеева коллекциясен тәкъдим итә, аның мисалында XVI-XX гасырлар дәвамында ел фасыллары темасына бәйле  аллегорик сюжетлар трактовкасы тарихын күзәтергә мөмкин.

Рәссамнар һәм скульпторлар гасырлар дәвамында аллегорик сюжетларга корылган аерым композицияләр дә, тулы бер цикллар да иҗат иткән. Күргәзмәдә XVI-XVII гасырның  күренекле  Нидерланд сәнгатьчеләренең берничә сериясен күрергә мөмкин.

Фил сөягеннән ясалган предметлар теманың чикләрен киңәйтә. Бу -тупланманың аеруча кызыклы өлеше, чөнки ил музейларында сакланучы урта гасыр коллекцияләрендә, нигездә, дини скульптура тәкъдим ителгән, ә соңрак иҗат ителгән әсәрләр киң тамашачыга күрсәтелми. Биредә шулай ук Италия, Нидерланд, Германия һәм Франция осталарының XVII – XX гасыр башларындагы  әсәрләрен күрергә мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International