Халыкара театр көнендә Казанда ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясе лауреатларын игълан итәчәкләр

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә унынчы тапкыр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театраль премиясен тапшыру тантанасы була.

Быел театр сәнгате өлкәсендә иҗади казанышлар өчен премия күләме 100 мең сумга кадәр җиткерелде. Моннан тыш, конкурста «Иң яхшы театр тәнкыйтьчесе» дигән яңа номинация  барлыкка килде.

Оештыру комитеты тарафыннан барлыгы 67 гариза каралды. Премиягә дәгъва кылучылар - Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси профессиональ театрлары һәм башка сәнгать оешмалары.

Барлык теләүчеләр дә мәдәни вакыйганың шаһиты була ала. Чараның турыдан-туры трансляциясе Г. Камал театрының YouTube каналында алып барылачак.

«Тантана» («Триумф») премиясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 10 ел элек гамәлгә куелган һәм театр сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен e-mail: Ilshat.R.Latypov@tatar.ru кат pr@kamalteatr.ru

Театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары

тел.: 293 83 18

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International