Казанда Нәүрүзне бәйрәм итү көнендә канатта йөрүчеләр тамашасы һәм пылау фестивале узачак

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

21 мартта Казанда "Нәүрүз-2020" республика бәйрәме узачак. Бу язгы чара төрки һәм иран халыкларының көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә торган иң борынгы бәйрәмнәренең  берсе. "Нәүрүз" сүзе төрле халыкларда төрлечә яңгырый һәм языла. Фарсыдан бу сүз «яңа көн» дип тәрҗемә ителә. 2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Бер елдан соң БМО Генераль Ассамблеясы 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне дип игълан итте.

Бу көнне Казанда әзербайҗаннар, әфганнар, казахлар, кыргызлар, башкортлар, таҗиклар, төркмәннәр, үзбәкләр, төрекләр үзләренең милли традицияләрен, аш-су, уеннар һәм иҗади номерларын күрсәтәчәкләр.

Бәйрәм тарихында беренче тапкыр Татарстанда «пылау фестивале» узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецепт һәм аны  әзерләү остасы билгеләнәчәк.

Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары һәм татар эстрадасы башкаручылары катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талантлар конкурсы узачак. Өлкәннәр һәм балалар халык уеннарында һәм күңел ачу чараларында катнаша ала. Җиңүчеләргә махсус призлар бирелә. Көн дәвамында Нәүрүз мәйданында Этномаркет эшләячәк.

Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен канатта  йөрүчеләр тамашасы тәкъдим ителәчәк. Казанга Краснодар шәһәреннән танылган артистлар  килә.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш - 12.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8

Оештыручылар:

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты

Ярдәм күрсәтүчеләр:

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы;

Казан шәһәре Башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International