26 мартта Мәскәү Музеенда (Зубов бульвары, 2 йорт, 3нче корпус) «ГОСГРАНТ 2020: МӘДӘНИЯТ» Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны Коммерцияле булмаган оешмалар берлеге һәм Россия муниципаль академиясе оештыра, чараның төп партнеры - Мәскәү Музее.
РФнең 70тән артык субъектыннан килгән делегатлар - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре - мәдәни-гуманитар проектларга ярдәм итү буенча федераль һәм региональ дәрәҗәләрдәге чаралар турында фикер алышу, шулай ук аларны камилләштерү буенча конкрет алымнар эшләүдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Конференция кысаларында социаль хезмәт күрсәтүләр базарының мәдәният һәм сәнгатьнең коммерцияле булмаган секторына карата ихтыяҗын өйрәнү, 2020-2024 елларга билгеләнгән «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт ярдәменең төп юнәлешләрен һәм механизмнарын барлау, мәдәни - гуманитар проектларга финанслау алу өчен гаризалар бирү регламентларын камилләштерү буенча карарлар эшләү, шулай ук субсидияләнә торган проектларны гамәлгә кую тәҗрибәсе белән уртаклашу күздә тотыла. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чара мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтү системасының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, бу өлкәдә гамәлдә булган закон нормаларын актуальләштерүгә һәм принципиаль яңа алымнар эшләүгә юнәлдерелгән.
Конференциядә социаль эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүче оешмалар һәм структуралар, коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидияләр конкурсын үткәрүче федераль структуралар һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясаячак. Чарада катнашу өчен шулай ук мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре - грант алучылар һәм гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итү өлкәсендә танылган экспертлар чакырыла.
«ГОСГРАНТ 2020: МӘДӘНИЯТ» Бөтенроссия конференциясе Россия коммерцияле булмаган оешмаларының XI Съездын үткәрүгә әзерлек буенча чаралар планын үтәү кысаларында беренче тематик вакыйга булачак. 2020 елның мартыннан декабренә кадәр «ГОСГРАНТ» исеме астында дүрт тематик конференция үткәрү планлаштырыла, аларның эш нәтиҗәләре, узган еллардагы кебек үк, гражданнар җәмгыяте институтларына дәүләт ярдәме күрсәтү өлкәсендә яңа регламентлар булдыру өчен күреләчәк чаралар нигезенә ята. Делегатларның язма һәм телдән тәкъдимнәре буенча РФ коммерцияле булмаган секторын җайга салу механизмнары реформасын башлап җибәрү, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дәүләт структураларының аның проблемаларына игътибарын җәлеп итү планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат һәм конференциянең якынча программасы www.gosgrant.ru/culture/ сайтында.
Чараны оештыру комитеты: +7(495)641-69-20, +7(800) 301-31-79, info@gosgrant.ru