«Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 2019 елның сентябреннән пенсия алды яшендәге гражданнарга WorldSkills халыкара стандартлары буенча һөнәри белем бирү буенча төп программасын гамәлгә ашыруга кереште. Проект «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның төп бурычы - 50 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләргә практик күнекмәләр бирү һәм тәҗрибә үзләштерү өчен шартлар тудыру. Укыту федераль бюджет акчалары хисабына башкарыла, ягъни алар укучылар өчен бушлай.
2020 елда әзерлек курсы «Ювелир эше» һәм «Зәркән әйберләрне чикләү» компетенцияләре буенча алып барылачак. Һөнәри белем бирү дәресләре 4 атнага (144 сәгатькә) исәпләнгән.
Курслар Казан шәһәре, Техническая ур., 29а адресы буенча урнашкан «Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә.
Укулар түбәндәге график буенча узачак:
«Ювелир эше» - 03.04.2020 - 30.04.2020 (15 кешедән торган төркем)
06.05.2020 - 04.06.2020 (15 кешедән торган төркем)
«Зәркән әйберләрне чикләү» - 03.04.2020 - 30.04.2020 (5 кешедән торган төркем)
06.05.2020 - 04.06.2020 (5 кешедән торган төркем)
03.09.2020 - 30.09.2020 (5 кешедән торган төркем)
Компетенцияләр буенча тулырак мәгълүмат алу һәм гариза бирү өчен сайт: https://50plus.worldskills.ru/
Барлык кызыксындырган сорауларга җавапны администратор Фәйзуллина Фәния Илдус кызына шалтыратып белергә мөмкин (тел. 8 917 934 65 61).
2019 ел нәтиҗәләренә килсәк, һөнәри белем бирү программасы буенча укып 73 кеше таныклык алган.