Worldskills халыкара хәрәкәте ярдәмендә яңа һөнәрләрне яшьләр генә түгел, пенсия алды яшендәге кешеләр дә үзләштерә ала: укуларга югары яки урта махсус белеме булган 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 50 яшькә җитмәгән, әмма пенсия алды яшендәге кешеләр чакырыла.
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен укыту программасы «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның буенча ел саен 25 мең граждан яңа күнекмәләр һәм белем үзләштерә алачак. Бушлай!
Якын арада Казан мәдәният институты базасында «Студиядә тавыш режиссурасы» квалификациясе буенча курслар ачылачак. Хәзер гаризалар кабул итү бара. Укытуны оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итү өчен адрес: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3 йорт, 114 каб., тел.: (843) 277-59-17.
Дөнья стандартлары нигезендә эшләнгән программалар күпьеллык тәҗрибәгә һәм стажга ия хезмәткәрләргә учреждениедә үз позицияләрен ныгытырга, хезмәт базарында конкурентлы өстенлекләргә ия булырга, хәтта шәхси карьераны яңадан башлап җибәрергә ярдәм итәчәк, - дип раслый аның кураторлары.
Вордскиллс компетенцияләре тасвирламасы белән танышу һәм сайлап алынган программа буенча заявка рәсмиләштерү өчен сылтама: https://50plus.worldskills.