«Алтын битлек» - «Битлек плюс» фестиваленең конкурстан тыш программасында Татарстанның ике театры спектакльләре катнаша

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстанның ике театры «Алтын битлек» - «Битлек плюс» фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында Мәскәүнең әйдәп баручы сәхнәләрендә үз спектакльләрен күрсәтә.

«Битлек Плюс» программасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте Мәдәният департаменты ярдәме белән оештырыла.

Кичә Луна театрында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясады. Сәхнәгә куючы режиссер: Илсур Казакбаев, куючы рәссам: Альберт Нестеров, драматург Анна Батурина.

Вакыйгалар Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң беренче елларда бара. Тарих үзәгендә –24 яшьлек фронтовик кызның  язмышы. Әмма сугыш кайтавазы, сатлыкҗанлык, курку, ялгызлык белән шәхси көрәш аның әле алда. Фронтта кыз үз мәхәббәтен таба,  ләкин тыныч көннәрдә аны югалта. Ничек кенә сәер тоелса да, аның тормыш, яшьлек һәм бәхет өчен чын -чынлап көрәш  мәйданына әверелә.
Ә бүген кич Вс.Мейерхольд исемендәге  Үзәктә Буа дәүләт драма театры Егор Чернышов куелышында «Абага» («Папоротник») спектаклен күрсәтәчәк. Сәнгать җитәкчесе: Раил Садриев.

Спектакль Ркаиль Зәйдулланың 5 хикәясеннән гыйбарәт. Ул гади кешенең язмышын һәм татар халкының үзенчәлекле тормыш рәвешен сурәтли. Әсәрдә төрле тормыш ситуацияләре бер-берсе белән үрелеп, эмоциональ атмосфера тудыра.

Спектакль Татарстан Республикасында гамәлгә куелучы «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында куелган.

Сүз уңаеннан, «Маска Плюс» программасына спектакльләрне күрсәтү генә түгел, ә тамашачылар белән традицион фикер алышулар һәм профессиональ дискуссияләр оештыру да керә.

«Битлек Плюс» программасы Мәскәүдә 6 мартка кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International