Качалов театрында легендар хәрби очучы Михаил Водопьяновның оныгы Мария Водопьянова булды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Ватан сугышы елларында аның «Полк ДД», «В ледяном плену» һәм «Вынужденная посадка» пьесалары театрда зур уңыш белән бара.

Михаил Васильевич Водопьянов - совет очучысы, «Челюскин» пароходы экипажын коткаруда катнашучы, авиация генерал-майоры, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Советлар Союзы Герое. Аның биографиясенең күп кенә вакыйгалары Казан белән тыгыз бәйләнгән. Горбунов исемендәге 22нче авиазаводта эшләп, Водопьяновка камилләштерелгән бомбардировщиклар чыгару буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә.

Геройны Казан Зур драма театры белән дуслык элемтәләре бәйли. Нәкъ менә театр үтенече буенча ул «Полк ДД» пьесасын яза, аның премьерасы Казанда 1942 елның 16 апрелендә була. Соңрак сюжет нигезендә очучының сугышчан тормышыннан алынган реаль вакыйгалар ятуы ачыклана. Фашистлар Германиясе тылыннан чираттагы  бомбардировкадан кайтып килгәндә, ул  иптәшләре белән дошманның зенит утына эләгә, бензин баклары тишелә. Берьюлы дүрт мотор да эштән чыга. Самолетларны җиргә утырткач, очучылар партизан кулына эләгә. Башта аларны дошман десанты дип уйлыйлар, ә аннары очучылар партизаннар белән бергә дошманга каршы зур операция үткәрүдә катнаша.

Мария Юрьевна - Советлар Союзы Герое, авиация генерал-майоры Михаил Водопьяновның оныгы. Ул Мәскәүдә ачылачак  музей өчен күренекле бабасы тормышы турында материаллар туплау  максатыннан Казанга килде.

Качалов исемендәге театрга аның беренче генә килүе. Музейда бабасының автографы куелган пьеса, программалар һәм спектакльдән  фотосурәтләр саклануын белеп, гаҗәпләнүен әйтте. Бабасының истәлегенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт өчен  ул театрга рәхмәтен белдерде.

«Мин очраклы рәвештә генә театрда бер генә түгел, ә аның өч спектакле –«Полк ДД», «В ледяном плену» һәм  «Вынужденная посадка»  куелганын  белдем. Театр Сочига гастрольләргә барганда, аларны хәтта  Россиянең көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр дә күрә алган. Гаҗәп, бабай 40 ел элек вафат булган, ә аның тормышы турында  яңа материаллар табыла тора. Гомере буена ул 32 китап һәм 4 пьеса язган», - дип сөйләде Мария Водопьянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International