6 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мәскәү филармониясенең Академия симфоник оркестры һәм Чайковский исемендәге XVI халыкара конкурс лауреаты Алексей Мельников (фортепиано) концерты була. Ә 7 мартта музыкантлар Чаллының Орган залында чыгыш ясаячак. Булачак концерт программасында - Людвиг ван Бетховенның Дүртенче симфониясе һәм П.И.Чайковскийның Оркестр белән фортепиано өчен Беренче концерты.
Ике чара да РФ Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында уза. Әлеге чара - Россиянең бөтен территориясендә актив концерт эшчәнлеген торгызуга һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә мәдәни кыйммәтләрдән тигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән уникаль иҗади проект.
Белешмә өчен:
Мәскәү филармониясенең Академия симфоник оркестры 1951 елда Бөтенсоюз радиокомитеты каршында оештырыла, ә 1953 елда Мәскәү филармониясе составына керә.
Оешканнан бирле оркестр эре залларда һәм дәрәҗәле фестивальләрдә 6000нән артык концерт бирде һәм чыгыш ясаган һәр җирдә аны тыңлаучылар һәм тәнкыйтьчеләр җылы каршы алды.
Коллектив Курт Зандерлинг, Андре Клюитанс, Лорин Маазель, Шарль Мюнш, Зубин Мета кебек танылган дирижерлар җитәкчелегендә эшләгән.
Коллектив 350дән артык пластинка һәм компакт-дисклар яздырган – аларның күбесе аудиоязма өлкәсендә югары халыкара бүләкләргә лаек булган.
1998 елдан коллективны СССРның халык артисты Юрий Симонов җитәкли. Маэстро Симонов җитәкчелегендә оркестр бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөри, көтеп алынган кунак буларак Европаның дәрәҗәле сәхнәләрендә һәм Россия төбәкләрендә күпләгән чыгышлар ясый. Россия театры һәм киносы йолдызлары катнашында оештырылган «Оркестр белән әкиятләр» дигән балалар концертлары циклы зур популярлык казана. Мәскәү филармониясе оркестрының иҗади өстенлекләреннән берсе - яшь музыкантлар белән эшләү.
***
Алексей Мельников – П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурс лауреаты, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге урта махсус музыка мәктәбен (Татьяна Шкловская классы) һәм Мәскәү дәүләт консерваториясен (профессор Сергей Доренский классы) тәмамлаган.
Новосибирскида Вера Лотар-Шевченко истәлегенә Халыкара конкурс (2011, II премия), Кантуда фортепиано концертларын башкаручыларның Халыкара конкурсы (Италия, I премия), Сан-Маринода Халыкара пианистлар конкурсы (2014, I премия, тамашачы мәхәббәте, тәнкыйтьчеләр һәм оркестр призлары) һәм Хамамацуда Халыкара пианистлар конкурсы (2015, III премия) лауреаты.
2017 елда Алексей Мельников Нью-Йоркта II Манхэттен Халыкара музыка конкурсында җиңүче булды һәм танылган Карнеги-Холл сәхнәсендә чыгыш ясады. 2019 елның июнендә П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның III премиясен һәм бронза медален яулый.