1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа экспозиция тәкъдим ителде

2020 елның 1 марты, якшәмбе

Тантанада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.А.Зарипова катнашты.

Казан Кремле территориясендә урнашкан музей-мемориалда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына элеккеге экспозиция яңартылган. Тамашачыларга  Ватан тарихының иң мөһим вакыйгалары турында бай материал тупланган заллар тәкъдим ителде.

Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү турындагы истәлекләр күп кенә сюжет линияләрен үз эченә ала: монда татарстанлыларның сугышчан батырлыклары да, тыл хезмәтчәннәренең казанышлары да, хәтерне кадерләп саклау да күренә.  Экспозициянең һәр бүлеге күләмле-пространство композицияләре, интерьер комплекслары һәм интерактив зоналар, декорацияләр һәм макетлар белән тулыландырылган. Экспозициянең дизайнерлык чишелешендә кулланылган заманча музей технологияләре музейны  экспозиция һәм мәгълүмати яктан киңәйтә.

Дәрәҗәле кунаклар өчен театральләштерелгән экскурсияне Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире А.А.Александров үткәрде.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Ләйлә Фазлыева республика башкаласы халкын һәм кунакларын яңартылган музей ачылу белән котлады. «Һәр яшь татарстанлы үзен халыкның батырлыгына лаеклы варис итеп тою өчен Бөек Ватан сугышы Музеен күрергә, аның экспозициясе белән танышырга тиеш"- диде үз чыгышында Л. Р.Фазлыева.

Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова гражданнарны, барыннан да элек яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия булган проектны хуплавы өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт белдерде. Министр: «Бөек Ватан сугышы музее экскурсияләр үткәрү урыны гына түгел, ә эзләнү отрядлары өчен аралашу мәйданчыгы, ветераннарның үсеп килүче буын белән очрашу урыны да булырга тиеш», - дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова Татарстан Республикасы Милли музее һәм Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы коллективларына, шулай ук зур проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык кешеләргә иҗади һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International