Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылында урнашкан 12 нче филиал-модель авыл китапханәсендә Чуашстан китапханәләре директорлары булып китте. Исегезгә төшерәбез, китапханә узган ел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында оештырылган масштаблы яңарту эшләреннән соң ачылган иде. Бу вакытта Кукмара районында да шундый ук объект барлыкка килде.
Бу - заманча компьютер техникасы белән җиһазландырылган һәм яңа мәгълүмати технологияләр кулланучы чын интеллектуаль һәм белем бирү үзәкләре. «Мәдәният» проекты ярдәмендә китапханәләрдә уку, укыту һәм иҗат өчен уңайлы зоналар булдырыла. Күрше республикада мондый объктлар булдыру буенча эшләр әле башланачак кына. Быел «Мәдәният» илкүләм проекты конкурсында 2 учреждение җиңү яулады, шул сәбәпле берничә айдан алар да яңа буын китапханәләренә әйләнәчәк.
Күрше республикадан килгән коллегаларны документлар әзерләү, фондларны комплектлау, концепция эшләү, уңайлы киңлек булдыру, финанслар бүлү, хисап тоту һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
Бело-Безводное авылында яңа китапханә ачылу белән бирегә йөрүчеләр саны бер ярым тапкырга арткан, аңа тирә-юнь авыллардан һәм Казаннан киләләр. Күрше авылдан Татьяна Екимова, өч кызның әнисе, өлкән балалары Мәдәният йортында шөгыльләнгән арада, кечкенәсе белән укырга һәм шөгыльләнергә дип китапханәгә килә. Аның сүзләренә караганда, бу -балалар үсеше өчен иң яхшы үзәк.
Чувашиядән килгән кунаклар Татарстанда эшләүче коллегаларының үрнәген күреп рухландырдылар, акча алганнан соң үзләрендә дә шундый китапхәнәләр төзеп, җавап визиты белән үзләренә кунакка чакырырга вәгъдә бирделәр.
Быел Татарстанда «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль акчалар ярдәмендә 20 млн.сумга 3 модель китапханә төзү планлаштырыла. Алар Спас муниципаль районының Болгар шәһәре Үзәк китапханәсендә, Арча һәм Биектау районнарында авыл китапханәләре базасында булдырылачак.
Белешмә өчен:
«Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны үтәү 2019 елның 1 гыйнварында башланды.
Бело-Безводное авылында яңартылган китапханә күп функцияле мәйданчыкка әйләнде - бирегә килүчеләр өчен уен, видеозал, сәләтләрен үстерү һәм аралашу өчен зона, мастер-класслар уздыру, уку өчен уңайлы зоналар, коворкинг җиһазландырылган. Яңа техник җайланмалар (музыка җиһазлары, цифрлы микроскоп, уен консольләре һ.б.), электрон һәм аудиокитаплар фонды, электрон ресурслардан файдалану мөмкинлеге аны төрле яшь төркемнәрен үзенә тартып тору үзәгенә әйләндерде. Китапханә коллекциясе 3820 данә китап һәм 15 исемдәге журнал һәм газета белән тулыланды.
Студия һәм клубларда укучыларның барлык категорияләре өчен очрашулар, иҗади үсеш һәм танып-белү өчен уңайлы мохит булдырылды: әдәби-туган якны өйрәнү клубы, компьютерны кулланырга өйрәнү, журналистика һәм режиссура, өстәл уеннары, креатив сәнгать белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бар.
Модель китапханәгә Казан шәһәреннән һәм күрше җирлекләрдән китап укучылар, шулай ук башка республикалардан экскурсия төркемнәре килә.