Программада - 10 ай бушлай уку, 8 кызыклы интенсив, илнең әйдәп баручы каналларында эре проектлар авторлары булган 7 танылган спикер, шулай ук Россия шәһәрләрендә 15 чара үткәрү бар.
Лаборатория вакыйгаларында катнашу өчен 14 яшьтән 21 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар чакырыла.
«ТолстойЛаб: яңа эш башлаучылар өчен документаль кино лабораториясе» - «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына тормышка ашырыла торган проекты. Проектның партнерлары -Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге, кинематография һәм телевидениене үстерү буенча «Кино наизнанку» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «Мир» кинотеатры, «Мәскәү» Мәдәни үзәге һ. б.
Зур проектта катнашучы булыр өчен иң элек кино төшерү һәм язучы тормышы белән беренчел танышу максатыннан иҗади бирем башкарырга һәм "ТолстойЛаб.рф" рәсми сайтында текстны урнаштырырга кирәк.
Иң яхшы идея авторлары сценарист һөнәре, режиссура, оператор һәм монтаж эше, шулай ук Лев Толстойның Казан чоры буенча бушлай 8 интенсивта катнаша ала.
Оештыручылар сүзләренә караганда, фильмны төшерү процессы иҗади лабораторияне мәдәни-гуманитар өлкә профессионаллары белән мәктәп укучылары, студентлар, мәдәният белән кызыксынучы, язу эше, журналистика, кинематографиягә сәләте булган яшь кешеләр арасында ирекле аралашу мәйданчыгына әйләндерәчәк.
Проектның нәтиҗәсе буларак, Лев Толстойның Казанда уздырылган һәм хәзерге заман кешесе өчен аңлаешлы булган хис-кичерешләр белән тулы тормышы турында документаль фильм төшереләчәк. Фильм интерьер, костюмнар һәм шәһәр кыяфәтен графика ярдәмендә реконструкцияләү юлы белән Толстойның язучы буларак җитлегүе, Казан һәм Император университеты, XIX гасырның көнкүреше һәм әхлаклары турында сөйләячәк. Картинаны тәкъдир итү чаралары Казан, Мәскәү, Балахна, Ясная Полянада планлаштырылган.
Тулырак мәгълүматны проектның сайтында (ТолстойЛаб. рф) алырга мөмкин.
Элемтә өчен: Вячеслав Иванчук, +7-996-337-55-67; +7-908-159-98-72.