Мәдәният министрлыгында 2019 елга халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычларны тормышка ашыруга йомгак ясадылар

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Утырышка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыруда катнашкан экспертлар, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты гамәлгә ашырыла. Анда 4 социаль блок – сәламәтлек саклау, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары катнаша.

Беренче этапта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы экспертлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2019 елга максатлар һәм бурычлар, аларның казанышларының төп күрсәткечләре билгеләнгән тәкъдимнәр формалаштырылды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында халыктан сораштыру нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган өстенлекләр ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылды һәм 2019 елга аларның 7се раслады.

Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында доклад белән ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады.

«Бер ел элек халык фикерен исәпкә алып формалаштырылган максатлар һәм бурычлар өстенлекле дип сайлап алынды һәм үткәрелә торган мәдәни сәясәтнең нигезен тәшкил итте», - дип ассызыклады ул.

 

1 июньнән ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы буенча унсигез яшькә җитмәгән кешеләргә Татарстан Республикасы дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларына бушлай керү оештырылды. Нәтиҗәдә, 16 яшькә кадәрле мәктәп укучыларының музейга йөрү күрсәткече 17%тан 20%ка кадәр артты.

«Татарстан Республикасында мондый чара беренче тапкыр гамәлгә ашырылды, - дип билгеләп үтте Юлия Әдһәмова. - 2019 ел нәтиҗәләре буенча республиканың дәүләт һәм муниципаль музейларына бару саны 6,94 млн (2018 елда – 6,9 млн) тәшкил итте, шул исәптән 16 яшькә кадәрге балалар өлеше – 1 401 771 (2018 елда – 1,1 млн), бу килүчеләрнең  20,2% ын тәшкил итә. Чагыштыру өчен, 2019 елның 1 июненнән 31 декабренә кадәр балаларның дәүләт музейларына килү саны 655 000 тәшкил итте, ә 2018 елның шул ук чорында бу сан 479 000 иде. ТР Мәдәният министрлыгының мәктәп укучыларын түләүсез кертү турындагы тәкъдиме 24 муниципаль берәмлектәге "муниципаль музейларга" таратылган.

Дәүләт музейларының 2019 елдагы бюджеттан тыш керемнәренә чагыштырма анализ күрсәткәнчә, әлеге карар кабул ителгәннән соң 14 музейның 10сында табыш дәрәҗәсе арткан. Алар арасында - Татарстан Республикасы Милли музее, Казан Кремле музей-тыюлыгы һ. б.

Эшнең тагын бер мөһим юнәлеше - мәдәният учреждениеләренең бәя сәясәтенә гаилә белән килүчеләр өчен бонус системасын кертү, беренче елда кимендә 100 гаилә абонементын гамәлгә ашыру.

Спикер сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан дәүләт мәдәният учреждениеләренең бәя сәясәтенә гаилә  белән килүчеләр өчен бонус системасын кертү механизмы эшләнгән. Беренче этапта ул Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында кертелде. Әйтик, Казан яшь тамашачылар театрына билгеле бер куелышларга төрле билет санына 4 төрле  абонемент эшли. Аларны театр кассасында документлар күрсәтеп (ЗАГС белешмәләре, балалар турындагы белешмәләр, ата-аналар паспортындагы язмалар, таныклыклар яки башка документлар) сатып алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының тагын бер өстенлекле бурычы - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге чараларга йөрүче халык өлешен 60% тан 66% ка кадәр җиткерү.

"2019 елда мәдәният өлкәсендә 150дән артык күчмә чара уздырылды, алар Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрен колачлады. Чаралар барлык теләүчеләр өчен дә бушлай иде. Әлеге чорда Министрлык карамагындагы мәдәният учреждениеләренең 65 чыгышы; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән 37 иҗади очрашу; Татарстан Республикасы муниципаль районнары үзешчән коллективларының 47 алмаш концерты булды; Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендәге өлкән буын артистларының «Илһамият»  төркеме тарафыннан 6 концерт куелды. 2019 елның августында Ворлдскиллс  стандартлары буенча Һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында Казан шәһәрендә 2019 елда әйдәп баручы театр-тамаша оешмаларында 17 меңнән артык тамашачы катнашында 40лап чара узды», - дип хәбәр итте спикер.

Татарстан Республикасы музейларында 30 күргәзмә (тематик экспозицияләр, фестивальләр, мастер-класслар) оештырылды.

18-20 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узды (аларда 20 мең кеше катнашты).

30 августта Казан Кремле территориясендә «Таткультфест» Яшьләр мәдәнияте фестивале узды (анда 40 меңнән артык кеше булды).

10 июльдән 14 июльгә кадәр Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» II Халыкара фестивале узды (45 меңнән артык кеше килгән).

Татарстан Республикасында халык бәйрәмнәрен һәм фестивальләрен саклауга һәм популярлаштыруга, Россиянең күпмилләтле мәдәниятенең уникаль күренешенә аерым игътибар бирелә. 2019 елда аларның катнашучылары һәм тамашачылары саны якынча 101 мең кеше тәшкил итте.

2019 ел Россия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителгән иде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан республиканың театр оешмалары белән берлектә зур форматтагы 14 проект гамәлгә ашырылды: Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVII Халыкара опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге XXXII Халыкара классик балет фестивале, «Тантана» («Триумф») театраль премиясен тапшыру, «Буа: диалог киңлеге» III Халыкара театр фестивале һ. б.

11 проект (Фестиваль, Конкурс, Форум) беренче тапкыр узды: «Европа-Россия-Азия» Халыкара театр фестивале, «Поколение NEXT» балалар театр коллективларының республика фестивале, «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре фестивале, «Дөнья театр процессы контекстында заманча милли театр» белем бирү форумы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм аерым игътибарга мохтаҗ балалар өчен социаль-мәдәни проект: иҗади инклюзив лаборатория һ. б.

2019 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт театр-тамаша учреждениеләре, китапханәләр һәм музейлар тарафыннан 15 063 чара уздырылган, аларда 2,8 млн кеше булган (Татарстан Республикасы халкының 71,5% ы). Чагыштыру өчен: 2018 ел нәтиҗәләре буенча чараларга йөрүчеләр  саны - 2,3 млн булган (Татарстан Республикасы халкының гомуми саныннан 60%).

Киләсе өстенлек – гамәлгә куелуның беренче елында Татарстан Республикасы музыка мәктәпләренең кимендә 10 процентын яңа музыка клраллары белән тәэмин итү.

«Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Россия Мәдәният министрлыгының уртак программасы кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге  63 сәнгать мәктәбе һәм балалар музыка мәктәпләре өчен үзебездә җитештерелгән 63 пианино кайтартылды. Министрлык тарафыннан 2018 елда үткәрелгән инвентаризация нәтиҗәләре буенча, әлеге инструментка ихтыяҗ аеруча зур булган. Быел федераль финанслау катнашында бу программа дәвам итәчәк», - дип ышандырды ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.

Мәдәни ведомствоның төп өстенлекләреннән тагын берсе -республиканың муниципаль районнарында заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән кинозаллар өлешен 56,6% тан 63% ка кадәр җиткерү.

Биредә «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында зур эш башкарылды, аның нигезенә, асылда, шул ук приоритетлар салынды.

Проект ярдәмендә Татарстан Республикасында 6 яңартылган кинозал ачылды (5 декабрьдә – Яшел Үзән районының Осиново авылында дүрт заллы «Киноград» кинотеатры, 27 декабрьдә - Яңа Чишмә районында «KINOMAKS» кинозалы, 28 декабрьдә – Алабуга шәһәрендә «Иллюзион» кинотеатры).

Моннан тыш, 2019 елда Актаныш районындагы «Яшьлек» мәдәният үзәгендә эшләүче кинозалда гарантия йөкләмәләре кысаларында җиһазлар алмаштырылды.

Киләсе өстенлекле бурыч – 2019 елдагы яңа куелышларның 20% тан да ким булмаган өлеше балалар аудиториясе өчен булуын тәэмин итү.

Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына караган театрлар тарафыннан 77 яңа спектакль куелды, шуларның 43е балалар аудиториясе өчен (театр куелышларының гомуми саныннан 56%).

«Соңгы елларда балалар өчен театрны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирү сәбәпле, балалар өчен премьера спектакльләре саны буенча уңай динамика күзәтелә. Шулай итеп, 2012 елда 49 спектакльнең 13е генә балалар өчен иде, 2016 елда 64 спектакльнең - 16сы, ә 2018 елда 72 премьераның 26сы  балалар өчен куелды», - дип сөйләде Юлия Әдһәмова.

2019 елга билгеләнгән  тагын бер  бурыч - халыкның якланмаган катламнары өчен мәдәният өлкәсендәге чараларның 20% ын үтемле  итү.

Спикер сүзләренә караганда, ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләр тарафыннан үткәрелә торган чараларның 1/3е - халыкның социаль якланмаган катламнары өчен түләүсез йөрү мөмкинлеге бирә.  Мондый иң күп чаралар театр-тамаша учреждениеләрендә, китапханәләрдә һәм музейларда уза.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2019 елның 1 апреленнән «Гражданнарның барлык категорияләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт музейларына, музей-тыюлыкларына һәм муниципаль музейларына бушлай  йөрү турында» боерыгы нигезендә, һәр айның беренче сишәмбесе барлык килүчеләр өчен түләүсез.

Республика китапханәләре тарафыннан даими рәвештә бушлай чаралар үткәрелә, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча әлеге оешмалар тарафыннан үткәрелгән чараларның гомуми саны 15 063 тәшкил итә, шуларның 3 560ы (24%) - инвалидлар, күп балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендә булган кешеләр өчен яки алар катнашында узган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International