Татарстанның әйдәп баручы китапханәләре директорлары Новосибирск өлкәсенең модель китапханәләренә барачак

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстанның әйдәп баручы китапханәләренең 22 кешелек делегациясе Новосибирск өлкәсенең муниципаль китапханәләренә барачак. Себер төбәгенә директорлар тәҗрибә уртаклашу, һөнәри һәм иҗади элемтәләрне киңәйтү өчен килде. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск өлкәсе фәнни китапханәсе һәм Новосибирск китапханә җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Делегация шәһәрнең сигез китапханәсендә булачак. Татарстан кунаклары танышуны Новосибирск өлкәсе фәнни китапханәсендә булудан башлады. Аларга китапханә тарихы, аның фондлары, ресурслары, иҗади мөмкинлекләре турында сөйләделәр, заллар һәм холлар буенча экскурсия уздырдылар.

«Себернең фәннәр бүлеге, Академшәһәрчек - дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни берләшмә. Без фәннең шәһәр үсешенә нинди йогынты ясавын, үзәкләштерелгән китапханәләр эшендә ничек чагылыш табуын күрергә телибез. Мондый җитди фән янәшәдә булганда, үзара тәэсир итмәү мөмкин түгел. Өлкәнең фәнни китапханәсенә килүгә үк без аның куәтле методик үзәк, модель китапханәләр төзү буенча проект офисы буларак эшләвен билгеләп үттек», - дип сөйләде Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резедә Исмәгыйлева.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында узган елда Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында 2 модель китапханә төзелде һәм заманча җиһазландырылды. Проект ярдәмендә учреждениеләрдә уку, укыту һәм иҗат өчен яңа уңайлы зоналар барлыкка килде, китап фонды шактый яңартылды: илебез һәм дөнья классикасы, төрле әдәби премия лауреатлары һәм заманча авторларның әсәрләре, тармак әдәбияты, китап индустриясе яңалыклары, әкиятләр язылган аудио - һәм видео-дисклар. Барлык китапларның 1500 дән артыгы (30%) - яңа бастырылган.

Быел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында федераль акчалар ярдәмендә өч заманча учреждение төзү планлаштырыла: Спас районының Болгар шәһәре Үзәк китапханәсе базасында, Арча һәм Биектау районнарының авыл китапханәләрендә.

Татарстан китапханәләре директорлары делегациясенең экскурсия турының соңгы чарасы - «Новосибирск һәм Татарстан китапханәләре: үзара кызыксыну һәм тәҗрибә алмашу» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булачак, ул өлкә фәнни китапханәсендә узачак.

Ә инде 27 февральдә Татарстанның заманча китапханәләрен булдыру тәҗрибәсе белән танышу өчен республикабызга Чуашстанның профильле мәдәният учреждениеләре директорлары киләчәк.

Белешмә өчен : «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны үтәү 2019 елның 1 гыйнварында башланды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International