ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар» темасына багышланган брифинг булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева катнашты.
Хәтер һәм дан елында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Чаралар планын раслады.
Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар булачак, тантаналы кичәләр һәм концерт программалары оештырылачак.
Дәүләт театр-тамаша учреждениеләре тарафыннан спектакльләргә, концертларга һәм күргәзмәләргә чакыру билетлары бүлеп биреләчәк, чараларга 30 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Җиңүнең 75 еллыгы елында театр-тамаша учреждениеләре берничә яңа тематик чара әзерләгән. Аерым алганда, В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры беренче тапкыр республика районнары буенча хәйрия акциясе белән йөриячәк. Артистлар «Незабываемое. Женские голоса войны» спектаклен тәкъдим итә. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле «Әниләр турында баллада» хәрби программасын әзерләгән. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры май аенда Арчаның картлар йортында интерактив программа белән чыгыш ясаячак. 8 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ветераннар өчен бушлай «Бабайлар чуагы» спектакле күрсәтеләчәк», - дип хәбәр итте ул.
Мәдәният министрлыгы карамагындагы уку йортлары да тематик чаралар әзерләгән. Шулай итеп, 4 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында А.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары концерты була. Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте нәни тамашачыларга «Война глазами детей» дигән мюзикл тәкъдим итә. Татарстан Республикасы Милли музеенда Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларының эшләреннән күргәзмә ачыла.
«Татаркино» ТР ДБМУ «Мир» кинотеатрында һәм Татарстан Республикасы киноучреждениеләрендә сугыш турындагы фильмнар күрсәтәчәк, шулай ук В.Аксенов паркында «Солдат котелогы» исемле кино һәм музыка бәйрәме үткәрәчәк», - дип дәвам итте спикер.
Юлия Әдһәмова «Тере хатлар» акциясенә аерым тукталды, ул, гадәттәгечә, КидСпейс балалар шәһәре мәйданчыгында үткәрелә.
«Танылган кешеләр, шул исәптән безнең артистлар, сугыш еллары хатларын укыйлар. Шул рәвешле чорның тарихы яңартыла. Мәктәп учреждениеләренә чыгу ярдәмендә быел бу проектны киңәйтергә планлаштыралар», – дип сөйләде ул.
Өч ел эчендә «Тере хатлар» проектында 500дән артык бала - кече һәм урта сыйныф укучылары, 60 нәфис сүз остасы катнашкан.
Тематик чаралар уздыру республика музейларында да планлаштырылган. Май аенда Милли музейда һәм аның структур бүлекчәләрендә «Язгы игелек атнасы», «Хәтер шәме» һ.б. чаралар узачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге апрель аенда «Бөек Ватан сугышы елларында предприятиеләр һәм һөнәрчелек артельләре» исемле күргәзмә оештыра.
Республика һәм муниципаль китапханәләре май дәвамында тематик китап күргәзмәләре, төрле буын вәкилләре белән очрашулар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган әдәби-патриотик әңгәмәләр, презентацияләр оештыра. Милли китапханә «Бөек Ватан сугышы хатирәләре, солдат хатлары: Җиңүнең 75 еллыгына» җыентыгын басмага әзерли.
Май аенда СССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харис Габдрахман улы Якуповка ТР Сәнгать фонды бинасында (Зур Кызыл ур., 62 йорт) мемориаль такта ачу планлаштырыла», - дип хәбәр итте ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
Шулай ук Юлия Әдһәмова "помнюгоржусьтатарстан" проектын анонслады, Мәдәният министрлыгы аны социаль челтәрләрдә эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Әлеге акция кысаларында республикада яшәүче һәр кеше гаилә архивларында сакланучы реликвияләр турында фото яки видео тәкъдим итә, шәхси тарихларын сөйли, фронттан килгән хатлар укый, гомумән, Бөек Ватан сугышы белән бәйле шәхси тарихларны урнаштыра ала.
Бер үк вакытта «Хәтерлим. Горурланам. Татарстан» күргәзмәсе игълан ителәчәк. Йомгак ясау 20 апрельгә, ә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 8 маена билгеләнгән.
Бәйрәм чараларын үткәрү планы белән тулырак Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mincult.tatarstan.ru/rus/75-letie-pobedi-v-velikoy-otechestvennoy-voyne.htm.