27 февральдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3 нче подъезд) ТАССРның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Федоровның әсәрләре күргәзмәсе ачыла.
Виктор Кронидович Федоров (1940-2001) Татарстанда, барыннан да элек, үзенең монументаль-декоратив иҗаты белән билгеле. Казан сәнгать училищесын (1959), аннары Ленинградның И.Е.Репин исемендәге Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтында А.А.Мыльниковның монументаль рәсем ясау остаханәсен тәмамлап (1966), ул республикада монументаль сәнгатьнең иң күренекле һәм кызыклы авторларының берсенә әйләнә. Аның беренче эше - шәһәр яны тимер юл вокзалы диварында С.М.Бубеннов белән берлектә башкарылган композиция (сграффито, 1967).
Рәссам Виктор Федоров шигырьләр яза, аларны вакытлы матбугатта бастыра. 1997 елда аның «Миг» исемле шигырьләр җыентыгы басыла. Соңрак автор үз шигырләренә (1999) иллюстрацияләр сериясен әзерли, тик бастырып чыгарырга өлгерми. Аның теләген туганнары чынга ашыра.
Виктор Федоровның әсәрләре Татарстан, Чуашстан, Марий Элның сәнгать, тарихи, әдәби музейларында, театрларда саклана.
Күргәзмә 2020 елның 26 апреленә кадәр эшли.