Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты, Евроазиат Яһүдләр конгрессы һәм Бөтенроссия яһүд студентлары берлеге белән берлектә, Холокост корбаннары истәлегенә багышланган «Халык хәтере» өченче Бөтенроссия театраль конкурсын уздыра.
Иҗади чарада катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр укучылар, студентлар һәм мәгариф оешмалары укытучылары чакырыла.
Конкурсның бурычлары: Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм Холокост фаҗигасе турында истәлекләрне саклау, яшьләргә патриотик, сәнгати-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, мәдәни потенциалны саклау һәм үстерү, яшьләрне театр сәнгатенә җәлеп итү.
Конкурсантларга 2020 елның 20 мартына кадәр катнашу өчен гаризаны һәм YouTube видеосерверындагы театраль куелышның видеоязмасына сылтаманы Конкурсның Оештыру комитеты адресына (e-mail: holocaust-memory2019@mail.ru) җибәрергә кирәк.
Иҗади коллективларның чыгышлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:
• «Иң яхшы спектакль»;
• «Иң яхшы сценарий»;
• «Кызыклы режиссерлык хәл ителеше»;
• «Иң яхшы музыкаль бизәлеш»;
• «Иң яхшы сәхнә бизәлеше».
Конкурсның финалы Мәскәүдә узачак. Оештыручылар фестивальдә катнашкан иң яхшы иҗат коллективларына һәм берләшмәләренә яшәү, туклану һәм финал уздыру урынына кадәр бару өчен түләргә әзер.
Элемтә өчен: Шатунов Дмитрий Александрович, тел.: 8(495) 692 4331.