Казан Илдар Абдразаков фестивалендә катнашучыларны икенче тапкыр кабул итәчәк

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Казан икенче тапкыр Илдар Абдразаков фестивалендә катнашучыларны кабул итә. Иртәгә, 21 февральдә, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Дәүләт симфоник оркестры һәм Александр Сладковский катнашында  «Италия музыкасы кичәсе» концерты узачак.

Фестиваль РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, бу - Яшь талантларга ярдәм итү һәм халыкара мәдәни элемтәләрне үстерү фондының иң күләмле  проекты. Аңа бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Илдар Абдразаков тарафыннан 2016 елда нигез салган. Чара үз тарихын 2018 елда башлап җибәрә һәм ике театраль сезонны уңышлы гына үткәрә.

21 февраль көнне фестиваль кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында  «Италия музыкасы кичәсе» концерты узачак. Джузеппе Верди операларыннан иң танылган арияларны  Илдар Абдразаков һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә Италия теноры Лучано Ганчи, көчле актерлык харизмасы һәм төгәл вокал акцентлар остасы, рус баритоны Сергей Кайдалов,  вокаль сәнгать буенча “Русский Бас”  Халыкара яшьләр фестиваль-конкурсы җиңүчесе Константин Федотов башкарачак. Программаның бизәге буларак хатын-кызлар партияләрен башкаручы Анастасия Коротенко (сопрано) һәм Наталья Якимова (меццо-сопрано) чыгыш ясый. Дирижер пульты артында ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский була.

22 февральдә фестиваль кысаларында Илдар Абдразаков һәм Лучано Ганчи катнашында  Казан дәүләт консерваториясендә мастер-класслар узачак.  Үзләрен уңышлы күрсәткән башкаручылар фестивальнең танылган опера сәнгате осталары белән концерт программасында чыгыш ясаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Илдар Абдразаков фестивале Россиядә яшь талантларны саклау һәм үстерү өлкәсендә дәрәҗәле  урын алып тора.

Белешмә өчен: Илдар Абдразаков - Россия опера җырчысы (бас). Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан Республикасының халык артисты, ике тапкыр "Грэмми" премиясе иясе, "Алтын битлек" театраль премиясе лауреаты. Халыклар дуслыгы Ордены һәм Салават Юлаев Ордены кавалеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International