2020 елның 7-21 мартында Казанда 13нче тапкыр «XXI гасырда классик гитара» Халыкара фестивале узачак. Гадәттәгечә, фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән үткәрелә. Проектка нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының һәм Дагыстан Республикасының атказанган артисты Бегутов Айнур Валерьевич.
Россиянең иң зур гитара форумы Татарстаннан читтә дә танылды. 12 ел эчендә фестиваль Россиянең, Европа, Төньяк һәм Көньяк Америка, Азиянең 23 иленнән иң яхшы гитара мәктәпләре вәкилләрен үзенә җыйды. Концертларда 24 меңнән артык тамашачы булды. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя.
2020 елда фестиваль кысаларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында 5 концерт узачак.
7 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында XIII Халыкара фестивальне ачу тантанасы була, ул Халыкара хатын-кызлар көненә - 8 мартка туры китерелгән. Барлык хатын-кызлар һәм гитара яратучыларны рус романсы һәм җиде кыллы рус гитарасы бәйрәме көтә.
Проектның кульминациясе - «Легендалар» циклыннан концерт. Оештыручылар классик гитарада үзенчәлекле башкаручыларның берсен Казанга чакыра алды. Шул рәвешле, 13 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында легендар Казухито Ямасита чыгыш ясаячак.
Оештыручыларның балалар иҗатын үстерү, талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади потенциалларын тормышка ашыруга булышлык күрсәтү мәсьәләләренә игътибары үзгәрешсез кала. Берничә чара республикабызның яшь талантларына багышлана.