Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары тарих фәненнән БДИ тапшырды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

В.А.Григорьев исемендәге 81нче рус-татар мәктәбе базасында «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне»  узды. Традицион февраль ае акциясендә  ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашты.

Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде, шуңа күрә бу юлы ата-аналар тарих фәненнән сынау тотты.  Алдагы өч елда аларга рус теле буенча белемнәрен тикшерергә тәкъдим иткәннәр иде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт инициативасы белән үткәрелә торган акциянең  максаты - өлкәннәрне БДИ кагыйдәләре белән таныштыру, аларга  имтихан тапшыру процессын бәяләү мөмкинлеге бирү, ата-аналар һәм балаларны  БДИдан курыкмаска өйрәтү.

Сынау имтиханы гади БДИдан берни белән дә аерылмый, бары тик  сораулар гына  бераз кыскартылган була. Акциядә катнашучылар теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләрне тапшыру, имтихан алды контроле, бланкларны тутыру һ.б. процедураларны уздылар.

Имтихан нәтиҗәләре бүген билгеле булачак. БДИ өчен билгеләр куелмый, катнашучылар җавапларның кайсылары дөрес, ә кайсылары ялгыш икәнен генә беләчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International