Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган брифинг булды. Мәдәният министры Ирада Әюпова «Мәдәният» проекты кысаларында «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» дигән 3 төбәк проекты гамәлгә ашырылуын искәртте.
«2019 елда мәдәният учреждениеләренә килүчеләр саны 28 392,7 мең кеше булган (максатчан күрсәткеч - 27 008,72 мең кеше). Илкүләм проект чаралары кысаларында гына әлеге күрсәткечкә ирешү шактый катлаулы. Республика Президенты ярдәме белән 2012 елдан башлап авыл клубларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Быел беренче тапкыр балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау программасы башланды, аның кысаларында 150 миллион сумга 7 сәнгать мәктәбен һәм Әлмәт музыка көллиятен ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен 110 миллион сумга ремонтлау планлаштырылган», - дип хәбәр итте ТР мәдәният министры.
2019 ел нәтиҗәләре буенча республика икътисадына җәлеп ителгән федераль чараларның гомуми күләме 489 миллион 29 мең 930 сум тәшкил иткән (коммерцияле булмаган оешмаларны да исәпкә алып, пианино белән тәэмин итү, кинозаллар өчен җиһазлар сатып алу өчен), Республикадан финанслау 302 миллион 756 мең 840 сум тәшкил итте; 2020 елга 618 миллион 909 мең 190 сум акча бирү планлаштырылган (Петропалов соборы һәм Әҗем мәчете реставрациясен дә кертеп), республика бюджетыннан финанслау - 367 миллион 209 мең 690 сум.
2019 елда 5 виртуаль концерт залы булдырылды (Мамадыш районында – сәнгать мәктәбе, Баулы районында – туган якны өйрәнү музее, Арча, Болгар, Алабугада – китапханәләр).
«Без бу проектны тормышка ашыру өчен концерт залларын гына түгел, ә музейларда, китапханәләрдә һәм сәнгать мәктәпләрендә урнашкан залларны билгеләдек. Алар ачылганнан бирле 78 трансляция (25 - онлайн режимында, 53 - видеотрансляция) үткәрелде, анда тыңлаучыларның гомуми саны меңләгән булды», - дип билгеләп үтте спикер.
2019 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Бело-Безводное авылында һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авылында ике беренче модель китапханә ачылды. Проект ярдәмендә китапханәләрдә уку, укыту һәм иҗат өчен яңа уңайлы зоналар барлыкка килде. Китап фонды яңартылды, 200 дән артык аудиокитап, төрле яшьтәге балалар өчен 2 меңнән артык китап, өлкәннәр өчен 2 меңнән артык басма һәм меңнән артык төрле өлкәләргә караган әдәбият сатып алынды. Барлык китапларның 1500дән артыгы (30%) – яңа басмалалар. Гади китаплардан тыш, китапханәгә килүчеләр Милли электрон китапханә мөмкинлекләреннән һәм «ЛитРес: мобиль китапханә» мәгълүмат базасыннан да файдалана ала. Шулай ук күрмәүчеләр өчен Брайль шрифты белән язылган китаплар барлыкка килде. Нәтиҗәдә, китапханәләргә йөрүчеләр саны сизелерлек артты.
Авыл клубларына килгәндә, 2019 елда «Мәдәният» проекты кысаларында Алексеевск муниципаль районының Биләр (300 урынлык), Әлмәт муниципаль районының Миңлебай (200 урынлык), Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән (200 урынлык) торак пунктларында 44,9 млн.сумга (шул исәптән федераль бюджеттан 26,0 млн. сум) өч авыл мәдәният йорты төзелде.
2015 елдан 2019 елга кадәр мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында гомуми суммасы 1546,54 млн.сумлык 196 объектка капиталь ремонт ясалган, шул исәптән 2019 елда гомуми суммасы 412,19 млн. сумлык 40 объект ремонтланган.
2020 елга Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән муниципаль районнарында 5 авыл мәдәният йорты төзү каралган.
Киләсе юнәлеш - кинозалларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү. 2019 елда 6 кинозал модернизацияләнде (Алабуга шәһәрендә, Яңа Чишмә авылында һәм Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында 4 шәхси кинозал). Программа буенча һәр кинозалга 5 млн. сумга кадәр акча бирелә. 2019 елда 25 муниципаль модернизацияләнгән кинозал (Алабуга һәм Яңа Чишмәне дә исәпкә алып) эшләде, алар бер ел эчендә 265 520 тамашачыга хезмәт күрсәтте. Кинозалларда дөньякүләм, Россия премьераларын күрсәтү бара, аларга билетлар да чагыштырмача үтемле.
Ирада Әюпова тармак өчен кадрлар әзерләүгә һәм «Иҗади кешеләр» проекты кысаларында квалификация күтәрү юнәлешенә аерым тукталды.
«Бу әйдәп баручы федераль мәгариф учреждениеләрендә белем алу мөмкинлеген күздә тоткан уникаль проект. «Иҗади кешеләр» проекты чаралары яңа түгел, һәм министрлыкның аларны тормышка ашыру буенча зур тәҗрибәсе бар. Бу - балалар конкурслары, халыкара фестивальләр, күргәзмә проектлары, мәдәният тармагы өчен белгечләр укыту, яшьләрнең иҗади проектларына, волонтерлык инициативаларына ярдәм итү, үзешчән иҗат коллективларына грантлар бирү», - дип ассызыклады ул.
2019 елда 5 305 331 сумлык ике коммерцияле булмаган оешма проектлары хупланды.
Волонтерлык хәрәкәтенең уңышлары да иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. 2019 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның иң яхшы волонтеры буларак «Э – моция» иҗат инклюзив студиясе җитәкчесе Инесса Клюкинага бүләк тапшырды.
«Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча 1 мультимедиа-гид булдырылды.
Брифингта шулай ук Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина, «Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Резедә Касыймова, «Татарстан Республикасы Милли музее» ДБМУ экскурсияләр оештыручы Ирина Фокеева катнашты.
Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проекты өч проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстан Республикасы барлык куелган бурычларны 100% ка үтәде һәм максатчан күрсәткечләргә иреште. 64 объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, 2 модель китапханә һәм 5 виртуаль концерт залы булдырылган, АРТEFACT платформасында Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы турында экспозицияле мультимедиа-гид урнаштырылган, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелгән, 373 кеше «мәдәният волонтерлары» программасына җәлеп ителгән, өзлексез белем бирү үзәкләре базасында тармакның 372 белгече укытылган, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан 2 проект тормышка ашырылган, Татарстан Республикасы бюджетыннан үзешчән иҗат коллективларына 10 грант бирелгән.