Муса Җәлилнең туган көненә багышланган истәлекле чаралар Татарстанның шәһәр һәм районнарында, шулай ук Мәскәүдә һәм Оренбургта узды

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне.

Казандагы Муса Җәлил һәйкәленә беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды. Республика җитәкчесен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатып йөрде.

Шагыйрьнең туган көнендә монумент янында почетлы каравыл куелган иде, Советлар Союзы Героен искә алу өчен бирегә  Татарстанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның укытучылары һәм гади шигърият сөючеләр килде.

Көн уртасында ТР Милли музеенда, традиция буенча, фашистлар тоткынлыгында язылган легендар «Моабит дәфтәрләре»н чыгардылар. Уникаль тарихи һәйкәлне күрү мөмкинлеге елга бер тапкыр, 15 февральдә, бирелә.

Быел «Моабит дәфтәрләре»н чыгару хокукына Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы рәистәше, «Объединение Отечество» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы Советы рәисе Александр Юрьевич Коноплев лаек булды.

Бу истәлекле көнне Милли музейга килгән кунаклар өчен Муса Җәлил шигырьләре яңгырады, шагыйрьнең басмалары һәм дөньяның төрле телләрендә дөнья күргән «Моабит дәфтәрләре» тәрҗемәләре күргәзмәсе ачылды.

Музейның конференц-залында җыелган иҗади интеллигенция вәкилләре, укытучылар, мәктәп укучылары һәм студентларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова, Ш.Камал мемориаль фатиры булган Татар әдәбияты тарихы музее мөдире, шагыйрә Луиза Янсуар сәламләде.

М. Җәлилнең татар һәм инглиз телләрендәге шигырьләре «Җәлил укулары» Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсы финалистлары башкаруында яңгырады. Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган иде.

Мәскәүдә дә истәлекле чаралар узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Муса Җәлилнең кызы белән шагыйрь монументына чәчәкләр салды.

Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан истәлекле чаралар елга дүрт тапкыр уздырыла: аның туган көнендә – 15 февральдә, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә – 11 апрельдә, 9 майда һәм Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерелгән көнне – 25 августта.

 Оренбургта да Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган патриотик акция узды. Шәһәр халкы, гадәттәгечә, шагыйрьнең Постников урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аның шигырьләрен искә төшерде.

Шагыйрь Муса Җәлилне Әлмәттә дә искә алдылар. Шәһәр халкы Муса Җәлил стеласына чәчәкләр салды. Тантанада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. Шәһәрнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр легендар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде.

Ә Минзәләдә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шахмат турниры үткәрелде.

Белешмә өчен.

Муса Җәлил Оренбург өлкәсендә туган, әмма аның тормышы башкала белән тыгыз бәйләнгән. Мәскәүдә ул 15 елга якын яшәгән, укыган һәм эшләгән.

1942 елның февралендә М. Җәлил Мәскәүдән фронтка җибәрелә, анда «Отвага» газетасы редакциясендә эшли. Фронтта авыр яралып, әсирлеккә эләгә, анда фикердәшләре белән бергә фашизмга каршы яшерен төркем оештыра.

1944 елның февралендә нацистлар суды яшерен эшне оештыручы 11 кешене үлем җәзасына хөкем итә. 1944 елның 25 августында алар Берлин читендәге Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерелә.

1956 елда Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957 елда ул «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International