Татарстан яшьләрен «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» дигән форумда катнашырга чакыралар

2020 елның 14 феврале, җомга

Форумда 14-30 яшьләрдәге барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Гадәттәгечә, форум проект турында бөтен республикага хәбәр итәргә, аны гамәлгә кую өчен ТР Хөкүмәте һәм потенциаль инвесторлардан ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

Яңа 10нчы сезонда проектлар түбәндәге тематик блоклар буенча кабул ителә: «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданнар җәмгыяте территориясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Куркынычсызлык территориясе». Оештыручылар мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирә. Мәсәлән,  «Сәнгать һәм мәдәният территориясе»ндә түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә: фотография; мәдәни ялны оештыру; мәдәни трендлар/продуктлар булдыру; сынлы сәнгать; театр сәнгате; дизайн; музыка сәнгате; кинематография сәнгате.

«Кече ватан территориясе» юнәлеше кысаларында проектлар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: мәдәни һәм иҗтимагый киңлекләр, креатив индустрияләр, Татарстан Республикасының кече шәһәрләрендә һәм авылларында ресурс үзәкләре булдыру һәм үстерү; авыл торак пунктларын мәдәни үстерү, мәдәният учреждениеләрен халыкның иҗтимагый эшчәнлегенә җәлеп итү һ. б.

Форум 3 этаптан тора: заявка кампаниясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары базасында турыдан-туры этап һәм иң яхшы проектларның финал күргәзмәсе, идеяләрне чакырылган дәрәҗәле кунакларга тәкъдир итү. Гариза бирү өчен 2020 елның 1 мартына кадәр http://forumtatarstan.com сайтында теркәлү узарга һәм проект турында мәгълүмат бирергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International