«В НАЧАЛЕ БЫЛО СЛОВО» конкурсы Россия Язучылар берлеге эгидасы астында үткәрелә. Премиягә яшь шагыйрьләр һәм прозаиклар – Россия Федерациясе һәм башка ил гражданнары, рус телендә нәфис әсәрләр иҗат итүче 45 яшькә кадәрге кешеләр дәгъва итә ала.
Премия алу өчен гаризаны өч номинациядә бирергә мөмкин: «Поэзия», «Проза» һәм «Балалар өчен әдәбият». Гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Шуннан соң төбәк сайлап алуы үткәрелә, аннары жюри озын һәм кыска исемлекләрне формалаштырачак.
Конкурсның финалистлары әдәби семинарга чакырыла, анда яшь әдәбиятчылар алдында укытучылар сыйфатында Россиянең атказанган шагыйрьләре һәм язучылары, танылган тәнкыйтьчеләр һәм филологлар чыгыш ясаячак. Семинар 2020 елның 1-2 августында була.
Әдәби семинар нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә премия лауреатлары билгеләнәчәк. Әлегә сер итеп саклана торган кыйммәтле бүләкләрдән тыш, җиңүчеләр үз әсәрләрен бастырып чыгару мөмкинлеген дә алачак.
Премияне гамәлгә куючы - РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Шулепов.
Премиягә дәгъва итү өчен гаризаны гамәлгә куючы сайтында бирергә мөмкин: eshulepov.ru. Шунда ук авторлар Нигезләмә һәм башка материалларны да таба алачак.