2020 елның 26 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (конференц-зал, 4 кат) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 2019 елга халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак.
Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр өчен алдан теркәлү башланды. Гаризаларны 2020 елның 24 февраленә кадәр Albina.Shakirova@tatar.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә кирәк.
Гражданнар өчен заявка формасы:
Элемтә өчен мәгълүмат: ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге, тел.(843) 264 74 38, 264 73 91, 264 73 98.