Лашман авыл җирлеге халкын бу шатлыклы вакыйга белән ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул хәзер тамашачылар, клуб формированиеләрендә катнашучылар саны артыр дигән өметен белдерде. Аның сүзләренә караганда, авылда мәдәни киңлек булдыру «Мәдәният» илкүләм проектының өстенлекләренең берсе, аның ярдәмендә яңа клублар гына түгел, модель китапханәләр дә, виртуаль заллар да ачыла.
1965 елда колхоз көче белән төзелгән Лашман мәдәният йорты бинасы ремонтланып, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу максатларга республика бюджетыннан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшчеләр түбә, тәрәзәләрне алыштырган, диварларны җылыткан һәм тышлаган, электр үткәргечләре һәм җылыту системасы яңартылган.
Мәдәният йортында 10 клуб оешмасы, 4 һәвәскәр һәм 6 үзешчән коллектив эшли. Моннан тыш, мәдәният мәктәп һәм балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Хәзер 200 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә һәм түгәрәкләр өчен бүлмәләр булган иркен бина бар.
«Хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләр яши торган Лашманда бу эш бик кирәк иде, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бинаны ачу тантанасында. – Моның өчен республика Президентына рәхмәт. Ел саен республика программалары кысаларында Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзелә, ремонтлана».
Яңартылган мәдәният йорты ачылу уңаеннан район үзешчәннәре бәйрәм концерты әзерләгән иде.
2019 елда Татарстанда 64 объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, шул исәптән 3 объектка федераль финанслау җәлеп ителде.