Кукмара районында «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән модель китапханәгә йөрүчеләр саны ике тапкыр арткан

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Кукмара районында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Әсән-Елга Үзәк авыл мәдәният йортында һәм модель китапханәдә булды.

Ике объект та бер бинаның төрле катларында урнашкан: мәдәният йорты мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау республика программасы буенча төзекләндерелгән, ә китапханә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизацияләнгән.

Мәдәният министрын озатып йөргән  авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков сүзләренә караганда, әлеге ике объект ачылганнан соң авыл тормышы бик нык үзгәргән. Мәдәният йорты һәм модель китапханә җирле халыкның яраткан ял итү урынына әйләнгән, ә бирегә килүчеләр саны ике тапкыр  арткан.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәдәният оешмаларына йөрү күрсәткечен арттыру һәм гражданнарның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан булдырылган «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә китапханәдә яңа җиһазлар, уеннар, компьютерлар һәм интерактив техника барлыкка килде, яңа басма һәм аудиокитаплар  сатып алынды (якынча 2500 исемдәге).

Карап йөрүчеләр китапханәнең  функциональ зоналарга бүленешен дә югары бәяләде: балалар өчен интерактив идәнле, мультфильмнар һәм видеофильмнар карау  өчен мобиль зона, дискуссияләр, букроссинг өчен урын, уку, иҗади эшләр өчен каралган заллар, компьютерда  һәм электрон ресурслар белән эшләү өчен җиһазландырылган өстәлләр, шулай ук массакүләм чаралар һәм әдәби очрашулар уздыру өчен мобиль өлеш.

Министрга  хәбәр ителгәнчә, көндез биредә мәктәптән соң  балалар шөгыльләнә, ә кичен алар кабат монда ата-аналары белән килә. Күрше авылдан да көн саен йөрүчеләр бар. Соңгы берничә ай эчендә биредә өлкәннәр һәм балалар өчен бик күп чаралар үткәрелгән. Китапханәдә конкурслар, лекцияләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән иҗади очрашулар оештырыла. Яңа елдан соң инглиз телен өйрәнү түгәрәге эшли башлаган, анда 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар йөри. Моннан тыш, китапханәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү зонасы барлыкка килгән.

Мәдәният йортының үзендә төрле иҗат түгәрәкләре, һәвәскәрләр клублары һәм берләшмәләре (11 оешма) эшли,  шуларның 6сы - балалар өчен.

Оныклары белән бергә килүче  өлкән яшьтәге кешеләргә зур игътибар бирелә. Әйтик, бу атнада биредә халык фольклорына багышланган кичә үткәрү планлаштырылган. Бәйрәм кунаклары халык җырларын, такмакларын башкарачаклар, борынгы гореф-гадәтләр, уеннар  белән танышачаклар. 

Шулай ук якын арада «Хәтерләрне яңартып...» дип исемләнгән очрашу да планлаштырыла, анда тыл ветераннары чакырылачак. Бу чаралар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда планлаштырылган үзгәрешләр Спас, Арча һәм Биектау районнарындагы  3 китапханәгә кагылачак.  Бу максатларга 20 млн. сум акча юнәлдереләчәк. Шулай ук Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән муниципаль районнарында 57,8 млн сумлык 5 авыл мәдәният йорты төзелеше планлаштырылган.

Белешмә:

«Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм  максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде .

Республикада  илкүләм проектны гамәлгә ашыру эше өч төбәк проекты буенча алып барыла: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International