13 февральдә Казанда Ф.И.Шаляпинның тууына 147 ел тулуга багышланган тантаналар узачак

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 13 февралендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында башкала халкы һәм кунакларын опера сәхнәсенә нигез салынуга 147 ел тулуга багышланган бәйрәм программасына чакыралар.

Казан - танылган якташыбыз Ф.И.Шаляпинның ватаны, биредә булачак артистның балачагы һәм яшьлеге узган. Дистә елдан соң нәкъ менә Казанда, А.М.Горький музеенда (хәзерге вакытта А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда) Ф.И.Шаляпинга багышланган беренче һәм бердәнбер экспозиция оештырыла. Ярты гасырдан артык әлеге  музей килүчеләргә уникаль экспонатлар - җырчының шәхси әйберләре, аның тормышы һәм иҗаты турында материаллар тәкъдим итә.

         Федор Шаляпинның 147 еллыгы уңаеннан тантаналар 10.00 сәгатьтә Богоявление соборында гыйбадәт кылу белән башланып китә. 11.00 сәгатьтә Ф.И.Шаляпин һәйкәленә (Бауман ур., 80) чәчәкләр салу була. Көн уртасында барлык теләүчеләрне Казанның Шаляпин урыннары буенча түләүсез экскурсиягә, ә 13.45 сәгатьтә – А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее экспозицияләре белән танышырга (Горький ур., 10) чакыралар.

Шулай ук бәйрәм программасы кысаларында Ф.И.Шаляпинның реставрацияләнгән роялен тәкъдир итү булачак. 19нчы гасыр уртасындагы уникаль уен коралын торгызу өчен акча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән.

15.45 Музейда ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан әзерләнгән "Безнең тарих. Шаляпин һәм Казан. XIX гасыр" дигән экспозиция эшли башлый.

Ф.И.Шаляпинның туган көнендә музей һәм Б.Альменов исемендәге  3 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган «Казан – Шаляпинга» акциясе старт ала. Иҗади проектта бөек якташыбыз истәлеге кадерле булган барлык рәссамнар  катнаша ала. Шаляпин тематикасына иң яхшы эшләр 2020 елның 13 февралендә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда оештырылачак йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм көнендә музейга килүчеләр өчен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак, һәм традиция буенча 2020 елгы Шаляпин стипендиясенә номинант игълан ителәчәк, ул концерт программасында чыгыш ясаячак.

Чаралар программасы

13.02.2020.

10.00-11.00 - Богоявление соборында (Бауман ур., 78) Казан епархиясе тарафыннан оештырылган тантаналы гыйбадәт кылу.

11.00-12.00 - Ф.И.Шаляпин һәйкәленә (Бауман ур., 80) чәчәкләр салу тантанасы.

12.00-13.15 – Ф.И.Шаляпин һәйкәленә (Бауман ур., 80 –Горький ур., 10) чәчәкләр салуда катнашучыларның барысы өчен Казанның Шаляпин урыннары буенча түләүсез экскурсия.

13.45-14.00 – А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музееның Шаляпин тупланмасы белән танышу.

14.00-15.30 - А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее экспозицияләре буенча түләүсез экскурсия (Горький ур., 10).

15.30-15.45 - Ф.И.Шаляпинның реставрацияләнгән роялен тәкъдир итү (Горький ур., 10).

15.45-16.00 - "Безнең тарих. Шаляпин һәм Казан. XIX гасыр" дигән экспозиция (Горький ур., 10).

16.00-18.00 - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры катнашында концерт программасы. Концерт кысаларында 2020 ел номинантына  Шаляпин стипендиясен тапшыру булачак (Горький ур., 10).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International