Тулырак хисап белән http://mincult.tatarstan.ru/rus/itogovaya-kollegiya-2019-goda-ob-itogah.htm сылтамасы аша танышырга мөмкин.
Моны QR код ярдәмендә дә эшләргә була, ул ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тәкъдим ителгән буклетта урнаштырылган. Моның өчен кесә телефонының экранын штрих-кодка көйләргә һәм документка күчәргә кирәк.
Доклад Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган 6 бүлектән тора.
Әйтик, «Театр сәнгате» бүлекчәсендә Россиядә узган Театр елы нәтиҗәләре тәкъдим ителә. Билгеле булганча, ул барлык төп күрсәткечләр буенча да югары бәяләнде. Алар - яңа спектакльләр саны артуы, аларга килү дәрәҗәсенең үсүе, репертуарны киңәйтү, гастрольләрнең киң географиясе, дәрәҗәле фестивальләрдә һәм премияләрдә лаеклы бүләкләр алу. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль театрлары тарафыннан 87 премьера спектакле куелган (2018 ел белән чагыштырганда 3,5% ка артык), 4 869 төрле чара үткәрелгән (2018 ел белән чагыштырганда үсеш - 8,9%).
Аерым кушымтада барлык премьера спектакльләренең исемнәре, күләмле театр һәм музыка фестивальләре, һөнәри сәнгать өлкәсендәге премияләр һәм конкурслар, Татарстан Мәдәният министрлыгының татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен грантларын алучылар исемлеге һ.б. тәкъдим ителә.