14-15 февральдә Казанда «Креатив офыклар» күпжанрлы конкурс-фестиваленең II сайлап алу туры узачак

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Оештыручылар сүзләренә караганда, проект сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, җәмәгатьчелек игътибарын сәнгатьнең төрлелегенә җәлеп итү максатыннан тормышка ашырыла.

Конкурсның  төп юнәлешләренең берсе - инклюзив вакыйгаларны үстерү һәм үткәрү. Иҗади чарада катнашу өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, спорт, бию, вокал, хор, музыка, иҗат коллективлары, иҗтимагый оешмалар, волонтер төркемнәре һәм  алар белән эшләүче берләшмәләр чакырыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән конкурсантлар өчен катнашу бушлай. Жюрига танылган сәнгать эшлеклеләре, артистлар, дәрәҗәле уку йортлары педагоглары, сәнгать белгечләре кергән.

Казанда беренче тапкыр конкурсантлар өчен «Балалар рок - төркеме» дигән яңа номинация кертелде. Гаризалар 10 февральгә кадәр сайтта кабул ителә http://creativityhorizons-art.ru/podat-zayavku.

Иҗади ярышның барлык номинацияләре һәм катнашу кагыйдәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: /file/mincult/File/1.ПОЛОЖЕНИЕ 2019-2020(1).docx.

Жюри һәм оештыру комитеты карары буенча иң яхшы иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар Фондның акчалата грантларына ия булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International