Фәрит Мөхәммәтшин: «Опера һәм балет театры - Татарстан музыка мәдәниятенең визит карточкасы»

2020 елның 1 феврале, шимбә

М. исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVIII Халыкара опера фестивале ачылды. Чара Казан операсының 145-еллыгы һәм Татар опера театрының 80-еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы өлештән башланып китте. Коллективны һәм тамашачыларны истәлекле вакыйгалар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент  Рәисе театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән бергә опера фестиваленә багышланган күргәзмәне карады. Иҗади коллектив вәкилләре һәм театр ветераннары белән оештырылган очрашу аеруча  җылы узды. Өлкәннәр республика җитәкчелегенә театр шундый югары дәрәҗәгә ирешә алсын өчен шартлар тудырганга  рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы опера театрында һәр спектакльнең  зур аншлаг белән узуын билгеләп үтте, бу исә  әлеге төр сәнгатькә ихтыяҗ булуы һәм Татарстан тамашачысының зәвыгы  турында сөйли.

Фестивальне ачу тантанасында чыгыш ясап, Дәүләт Советы Рәисе опера һәм балет театрының Татарстан музыка мәдәниятенең визит карточкасы, илнең эре иҗтимагый, мәгърифәт үзәге булуын, республиканың күпмилләтле халкының бай тарихи, рухи мирасын саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«ТАССР оешуга 100 ел тулу елында без иҗатлары яраткан театрыбызга бәйле булган – Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Нияз Даутов, Булат Мөлеков, Хәйдәр Бигичев, Юрий Борисенко һәм башка бик күп күренекле сәнгать эшлеклеләре исемнәрен зур горурлык белән искә алабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Театр бүгенге көндә дөнья, Россия һәм татар милли мәдәнияте традицияләрен дәвам итеп, гастрольләре зур аншлаг белән уза торган илебезнең башка алдынгы сәхнә коллективлары арасында ул лаеклы урын алып тора. Опера театрында талантлы артистлар, режиссерлар, рәссамнар эшли».

Фәрит Мөхәммәтшин театрның масштаблы фестивальләрдә, иҗади проектларда катнашуын, аларның күбесе тамашачыларга ошавын һәм бөтен дөньяда танылуын билгеләп үтте. Бу эштә театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның өлеше зур, ул инде дүрт дистә елга якын шушы данлыклы коллектив белән җитәкчелек итә.  

Опера театрының Шаляпин исемендәге опера фестивале, Нуриев исемен йөрткән классик балет фестивале, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале кебек проектлары тамашачылар күңеленә хуш килеп, бөтен дөньяга танылды.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә театр дирижеры, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Васильев лаек булды. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне театр директоры урынбасары Эдуард Баһаветдинов, «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен театр артистлары Венера Протасова һәм Артур Исламов алды. Россия дәүләт академия Зур театры генераль директоры Владимир Урин һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры коллективы ТР Президенты Рәхмәт хатына лаек булды.

Россия Зур театры генераль директоры Владимир Урин билгеләп үткәнчә, Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале - илнең иң өлкән музыка фестивале.

Быелгы Шаляпин исемендәге фестиваль «Царская невеста» операсының премьерасы белән ачылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International