Казанда язучы Госман Гомәрнең юбилеен билгеләп үтәләре

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 137 млн сум  акча алачак. Бу хакта РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Иннополиста  үткәрелгән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«Быел Татарстан Республикасы федераль бюджеттан 500 млн.сумнан артык акча алачак, шул исәптән 137 млн. сум – «Мәдәният» илкүләм  проекты кысаларында», – диде ул.

Ольга Ярилова сүзләренә караганда, әлеге акчалар авыл мәдәният йортлары төзелешенә һәм модель китапханәләр булдыруга, балалар һәм курчак театрларын реконструкцияләүгә һәм капиталь төзекләндерүгә, белем бирү учреждениеләрен музыка уен кораллары, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итүгә тотылачак.

«Республикада мәдәният өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Авыл мәдәният йортлары төзелә, клублар һәм китапханәләр ремонтлана, музей комплекслары төзекләндерелә һәм яңалары булдырыла. Быел мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасы башланды. Без боларның барысы да сизелерлек нәтиҗәләргә китерүен күрәбез», - диде Ольга Ярилова.

Ведомство җитәкчесе урынбасары үз чыгышында Татарстанның, гадәттәгечә, барлык тармак күрсәткечләре буенча да лидерлар рәтенә керүен билгеләп үтте.

«Мәдәният учреждениеләренә йөрүгә аерым игътибар итәсем килә - бу күрсәткеч «Мәдәният» илкүләм проектында максатчан күрсәткечләрнең берсе булып тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча бу сан  28,4 миллионга җитте, план 4% ка арттырып үтәлгән. Бу ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе», - дип өстәде ул.

Кеше башыннан исәпләгәндә, Татарстанда әлеге күрсәткеч уртача Россия күрсәткечләреннән 27,5% ка артып китә. Статистика буенча, бер ел эчендә төбәктә яшәүче һәр кеше мәдәният учреждениеләрендә уртача 6,25 тапкыр булган, шул ук вакытта Россиядә бу күрсәткеч - 4,9.

Ольга Ярилова искәртеп үткәнчә, 2020 елда төбәктә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган масштаблы чаралар узачак. Министр аларның барысы да югары дәрәҗәдә оештырылачагына ышаныч белдерде.

Утырыш башланыр алдыннан Ольга Ярилова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә музей экспонатлары, татар нәшриятларының яңа басмалары, Идел буе халыкларының урта гасыр мәдәниятендәге традицион музыка кораллары һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре бар иде.

Моннан тыш, күргәзмәдә «Союзмультфильм» киностудиясе стенды тәкъдим ителгән, ул күптән түгел «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Килешү «Союзмультфильм» - Татарстан балаларына» проектын эшләүне үз эченә ала, ул күргәзмәләр оештыруны, мультконцертлар, белем бирү  фестивальләре, иҗади дәресләр һәм мастер-класслар үткәрүне күздә тота. Проектның үзәге - балаларга аниматор һөнәре буенча күнекмәләр бирә торган сәнгать технопаркы булдыру.

РФ  Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International