Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышыннан турыдан-туры трансляция оештырылачак

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 30 гыйнварда, «Иннополис» махсус икътисадый зонасында (А.С.Попов исемендәге технопарк, Университет ур., 7) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы була.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашачак. Чарага шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре җитәкчеләре, ведомствога караган учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышын теләгән һәркем карый ала. Чарадан турыдан-туры трансляция ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында алып барыла: https://www.youtube.com/watch?v=s7jVngjegDM

13.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Иннополис Университеты студентлары белән очрашачак (Иннополис Университеты, 1 нче кат, китапханә).

13.30 сәгатьтә Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова рәислегендә Идел буе федераль округында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча мониторинг киңәшмәсе узачак (Иннополис Университеты, 301 кабинет). Анда  Идел буе федераль округының мәдәният өлкәсендә эшләүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International