ТР авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре өчен акчалата бүләк алуга конкурс игълан ителде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

10 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләреннән  конкурста катнашу өчен  гаризалар кабул итү башлана.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2013 елның 17 сентябрендәге 664 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре чакырыла: мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче башка өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала.

Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүматны, шулай ук документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-denezhnogo-pooshchreniya.htm

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 2020 елның 6 марты.

Конкурс материаллары эл.почта буенча кабул ителә: irtimkrt@mail.ru

Элемтә өчен телефоннар: (843) 264-75-14 (Гүзәл Мансур кызы Инсапова), (843) 264-74-08.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International