Бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Илдар Абдразаков нигез салган, сәнгать өлкәсендә яшь талантларны алга этәрү һәм аларга ярдәм итү фонды Фестивальнең өченче сезонын тәкъдим итә һәм концерт программалары белән 2020 елның 15-26 февраль көннәрендә Казан, Екатеринбург һәм Мәскәүгә килә.
Татарстан башкаласында концерт - 21 февральдә, ә Казан консерваториясендә осталык дәресе 22 февральдә узачак.
Белем бирү программасында 20-32 яшьлек җырчылар катнаша ала. Моның өчен 2 февральгә кадәр чит ил яки рус репертуарыннан башкарылган бер арияне видеога язып abdrazakovfest@gmail.com адресына җибәрергә кирәк.
Видеоны социаль челтәрдәге шәхси биттә дә #iafoundation #abdrazakovfest хештегы белән бергә урнаштырырга онытмагыз. Заявка тапшыру турында тулырак фестивальнең социаль челтәрләрдәге адреслары буенча белергә мөмкин: https://vk.com/abdrazakovfest
www.facebook.com/abdrazakovfest/
instagram.com/abdrazakovfest?igshid=35ny2wnlhayw
Белем бирү программасында җиңүчеләр фестиваль программасы концертларында чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Казан фестивальдә катнашучыларны инде икенче тапкыр кабул итә. 21 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тамашачылар Джузеппе Вердиның иң танылган арияләрен ишетә алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Илдар Абдразаков бөтен дөньяда Джузеппе Верди репертуарын иң оста башкаручы дип санала. Аның фестивале үзенең белем бирү программасы ярдәмендә Россиядә яшь талантларны саклау һәм үстерү буенча аерым урын алып тора.
Осталык дәресләре шулай ук Екатеринбургта һәм Мәскәүдә узачак.
Тулырак мәгълүмат:
https://vk.com/abdrazakovfest
www.facebook.com/abdrazakovfest/
@abdrazakovfest
instagram.com/abdrazakovfest?igshid=35ny2wnlhayw
Фестивальгә аккредитация, тулырак мәгълүмат, интервью өчен: Альбина Исмәгыйлова
8931 34 34 103, isma79@mail.ru
Белешмә өчен: Илдар Абдразаков - Россия опера җырчысы (бас). Башкортостан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, ике тапкыр "Грэмми" премиясе иясе, "Алтын битлек" театраль премиясе лауреаты. Халыклар дуслыгы Ордены һәм Салават Юлаев Ордены кавалеры.